Һошея 13 - Изге ЯзмаИсраилгә килгән соңгы җәза 1 Эфраим сөйләгән вакытта, һәммәсе дер калтырап торды: Исраилдә ул мәһабәт-дәрәҗәле иде, ләкин Багалга табынып гаепле булды һәм һәлакәткә тарыды. 2 Хәзер эфраимнәр гөнаһ өстенә гөнаһ эшли: кулларыннан килгәнчә, һөнәрчеләре көмештән потлар коя. Эфраимнәр: «Корбан китерүчеләр бозау сынын үбәргә тиеш», – ди. 3 Шуңа күрә алар – иртәнге томан, бик тиз кибә торган чык, ындырдан җил очырган кибәк, морҗадан чыккан төтен кебек булачак. 4 «Мин – сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллагыз, Миннән башка алланы танырга тиеш түгелсез, чөнки Миннән башка коткаручы юктыр! 5 Корылыктан кибеп беткән чүлдә каңгырып йөргәндә, сезне Мин кайгырттым. 6 Мин ризыкландырганга, сез тук идегез, тамакларыгыз туйгач, сез тәкәбберләнеп китә һәм Мине оныта идегез. 7 Сезнең өчен Мин арыслан кебек булырмын, каплан кебек юл чатында сагалап торырмын; 8 балаларын җуйган ана аю кебек өстегезгә ташланырмын, күкрәгегезне ертырмын, сезне ана арыслан кебек ашармын, ерткыч җанвар кебек ботарлап ташлармын. 9 Әй Исраил, үз-үзеңне һәлак иттең син, синең бердәнбер таянычың Мин идем. 10 Кайда соң синең патшаң?! – Барлык шәһәрләреңдә хәзер сине ул коткарсын! „Безгә патша белән түрәләр бир!“ дип сораган хакимнәрең кайда?! 11 Ачуым чыккан чакта, Мин сиңа патша бирдем, ачуым ташыганда, аны кире алдым. 12 Эфраимнең язык эшләре бер төенгә төйнәлгән, гөнаһы онытылмаган аның. 13 Бала табучы хатын газаплары көтә аны; ул – акылсыз бала кебек: туар вакыты җитсә дә, ана карыныннан чыгарга теләми. 14 Эфраимнәрне Мин үлеләр дөньясыннан йолып калырмынмы?! Үлемнән коткарырмынмы?! И әҗәл! Кайда синең үләт зәхмәтләрең? И үлеләр дөньясы! Кайда синең чага торган угың? Мин инде кызгану күрсәтмәм! 15 Эфраим үз туганнары арасында мул җимешле булса да, чүлдән күтәрелеп, көнчыгыштан Раббының җиле килер һәм Эфраимнең чишмәләрен киптереп, коеларын корытып бетерер, хәзинәдәге барлык зиннәтләрен очыртып алып китәр». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia