Һошея 11 - Изге ЯзмаРаббының Исраилгә мәхәббәте 1 «Исраилне Мин яшь чагыннан ук үз итеп яраткан, углым Исраилне Мин Мисырдан чакыртып алган идем. 2 Аны Үземә күбрәк чакырган саен, ул Миннән читләшә генә барды; Багал сыннарына корбан чалып, потлар хөрмәтенә хуш исле сумала-майлар көйрәтә бирде. 3 Эфраимне Мин тәпи йөрергә өйрәткән, аны кулларымда күтәреп йөрткән идем, ә ул Минем савыктыручы икәнемне аңламады. 4 Мин аны күңелем җепләре, мәхәббәт җепләре белән Үземә тарттым, муенындагы камытын салдырдым, ризык бирер өчен, алдына иелдем. 5 Миннән баш тартканга күрә, Исраил халкы Мисырга кире әйләнеп кайтмасмы, Ашшур аларның патшасы булмасмы?! 6 Аларның шәһәрләренә кылыч килеп төшәчәк һәм капка бикләрен ватачак – явыз ниятләренә чик куячак. 7 Минем халкым гел Миннән читләшү ягында; алар Миңа Аллаһы Тәгаләм дип дәшсә дә, Мин аларга ярдәм итмәм. 8 Әй Эфраим, ничек итеп ташлый алыйм сине?! Әй Исраил, ничек итеп синнән йөз чөерим?! Адмага каршы кылган эшне сиңа ничек кылыйм?! Сәбоимгә каршы эшләгәнне сиңа ничек эшлим?! Минем йөрәгем сиңа омтыла, Миндә сине кызгану тойгысы уяна. 9 Сиңа булган ярсуымны Мин тыярмын, Эфраимне тар-мар итмәм, чөнки Мин – Аллаһы, кеше түгелмен, Исраил халкы арасында яшәгән изге Алламын, Мин сезгә ачу белән килмәм. 10 Алар арысландай үкерүче Раббы эзеннән барырлар; Раббы үкергәч, угыллары көнбатыштан Аның янына ашкынып кайтыр, 11 кошлар кебек талпынып – Мисырдан, күгәрченнәр кебек очып, Ашшур җиреннән кайтыр, һәм Мин аларны үз йортларына урнаштырырмын. Моны Мин әйтәм – Раббы. Исраил һәм аның нәселбашы Ягъкуб 12 Эфраим Мине ялган белән, Исраил йорты алдау белән уратып алган; бары Яһүдә генә Аллаһыга йөз тота һәм Исраилнең изге Алласына тугрылык саклый». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia