Һошея 10 - Изге Язма1 Исраил мул җимешле, күп тармаклы йөзем куагы кебек: җимешләре күбрәк булган саен, корбан китерү урыннарын да ишәйтә ул, җире уңдырышлырак булган саен, табыну өчен баганаларны да ныграк бизи. 2 Исраилиләрнең йөрәкләре икегә аерылды, менә шуның өчен алар җәзасын алачак; Раббы аларның корбан китерү урыннарын җимерәчәк, баганаларын тар-мар итәчәк. 3 Хәзер инде алар: «Безнең патшабыз юк, без Раббыдан курыкмыйбыз. Патша булса да, безгә нәрсә эшли алыр иде?!» – дияләр. 4 Алар буш сүз сөйлиләр, ялган антлар биреп, килешүләр төзиләр; гаделсезлеккә нигезләнгән хөкем, шулай итеп, сөрелгән басуда үскән агулы үләнгә охшап калды. 5 Самареядә яшәүчеләр Бәйт-Авендагы бозау сыны өчен калтырап, куркып торырлар, халык та, каһиннәре дә яраткан бозаулары өчен күз яшьләре түгәчәк, чөнки сынның даны сүнәчәк. 6 Ул бозау Ашшурга китерелер һәм бөек патшага бүләк итеп бирелер; Эфраим оятка калыр, Исраил үзенең явыз нияте аркасында рисвай ителер. 7 Самарея патшасы, агач ботагы сыман, агымсулар белән агып китәр, югалыр. 8 Исраилнең гөнаһы – Бәйт-Авенның калку җирләре юк ителер; корбан китерү урыннарында күгән агачы белән чәнечкеле үлән генә үсәр. Шул чагында халык, тауларга карап: «Безне каплап китегез!», калкулыкларга: «Безнең өскә авыгыз!» – дип әйтер. 9 «Әй Исраил, Гибга көннәреннән соң һаман гөнаһ кылуда булдың син һәм шундый булып калдың да; Гибгадагы сугыш явыз бәндәләрне артларыннан куып җитмәдеме әллә?! 10 Фетнәчел кешеләрне Мин Үзем теләгәнчә җәзага тартырмын, халыклар аларга каршы җыелыр, һәм җинаятьләренең икесе өчен дә алар тиешле җәзасын алыр. 11 Эфраим – ашлык сугарга өйрәтелгән бозау, ул шуңа ияләнгән. Мин аның симез муенына камыт кидерермен, авыр эшкә җигәрмен; Яһүдә җир сөрәчәк, Ягъкуб тырма тартачак. 12 Үзегез өчен тәкъвалык чәчегез – мәрхәмәт җыеп алырсыз, эшкәртелмәгән җирләрне сукалагыз. Хәзер Раббыны эзләр вакыт җитә; Раббы килсен, өстегезгә тәкъвалык яудырсын. 13 Ләкин сез яманлык чәчтегез – бозыклык урып алдыгыз, ялганның җимешләрен ашадыгыз. Үзегезнең җигүле атларыгызга, күп санлы сугышчыларыгызга ышанганга күрә, 14 халык өстенә сугыш гөрелтесе ябырылыр; Шалман, аналары белән бергә балаларны үтереп, Бәйт-Арбелне җимергән сыман, сезнең барлык ныгытмаларыгыз шулай җимерелер. 15 Явызлыгың хәттин ашканга күрә, Бәйт-Эл, сине әнә шундый бәлаләр көтә. Таң атканда, Исраил патшасы һәлак булыр!» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia