Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Һошея 1 - Изге Язма

1 Яһүдә җирендә берсе артыннан берсе Уззия, Иотам, Әхәз вә Хизәкыйя исемле патшалар, Исраилдә исә Яһоаш углы Яробам патша хакимлек иткән заманда Беэри углы Һошеягә Раббыдан вәхи иреште.


Һошеянең хатыны һәм балалары

2 Һошеягә сүзен башлап, Раббы аңа: – Бар, үзеңә бер уйнашчы хатын һәм аның зинадан туган балаларын да ал, – диде.

3 Шулай итеп, Һошея үзенә хатынлыкка Диблаим кызы Гамәрне алды, һәм ул, авырга калып, аңа бер ир бала тапты.

4 Аннары Раббы Һошеягә: – Балага Изрегыл дип исем куш, чөнки тиздән Мин Изрегылда түгелгән кан өчен Еһү йортын җәзага тартачакмын һәм Исраил йортының патшалык итүенә чик куячакмын.

5 Ул көнне Мин Изрегыл үзәнендә Исраилнең җәясен сындырачакмын, – диде.


Раббы мәрхәмәтеннән аерылу

6 Гамәр, тагын авырга калып, кыз бала тапты. Раббы Һошеягә: – Балага Ло-Рухама дип исем куш; чөнки Мин, Исраилне рәхим-шәфкатемнән аерып, аны инде кичермәячәкмен.

7 Яһүдә йортын исә рәхмәтемнән ташламам: аны җәя-кылыч, сугыш яисә ат-җайдаклар илә түгел, бәлки Раббы Алла кулы белән коткарырмын, – диде.

8 Ло-Рухаманы күкрәктән аерганнан соң, хатын, янә авырга калып, ир бала тапты.

9 Раббы Һошеягә: – Аңа Ло-Амми дип исем куш, – диде, – чөнки сез Минем халкым түгел, Мин дә сезнең Аллагыз түгелмен.

10 Әмма шулай да исраилиләрнең саны диңгез комыдай үлчәп тә, исәпләп тә бетергесез булачак. Һәм аларга: «Сез Минем халкым түгел», – дип әйтелгән урында: «Сез – тере Аллаһының балалары», – диячәкләр.

11 Яһүдә вә Исраил угыллары, берләшеп, үзләренә бер юлбашчы сайлап куярлар һәм бу җирдән чыгып китәрләр. Әйе, Изрегылның алдагы көне бөектер!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan