Гәләтиялеләргә хат 5 - Изге ЯзмаИреккә чакыру 1 Мәсих безне ирекле булу өчен азат итте. Шуңа күрә нык торыгыз һәм яңадан коллык золымына төшмәгез. 2 Тыңлагыз! Мин, Паул, сезгә әйтәм: әгәр сөннәткә утыртыласыз икән, сезгә Мәсихтән һичнинди файда булмас. 3 Сөннәтләнүче һәр кешегә аның бөтен Канунны үтәргә тиешлеген кабат раслыйм. 4 Канунны үтәп, аклану алырга тырышучылар, сез Мәсихтән аерылып киттегез һәм Аллаһы мәрхәмәтеннән мәхрүм булдыгыз. 5 Без исә Аллаһы тарафыннан акланырбыз дип өметләнәбез, һәм иман иткәнгә күрә, аның тормышка ашуын Рух ярдәме белән ашкынып көтәбез. 6 Мәсих Гайсәдә сөннәт тә, сөннәтсез булу да бернинди әһәмияткә ия түгел, мәхәббәт белән эш итүче иман гына әһәмиятле. 7 Сез йөгерешне яхшы башладыгыз, шулай булгач, сезгә хакыйкатькә буйсынырга кем комачаулады икән? 8 Сезне ышандырырга тырышкан нәрсә сезне Чакыручыдан түгел. 9 Аз гына ачыткы бөтен камырны ачыта. 10 Хаким Гайсәгә таянып, мин сезнең башкача фикер йөртмәячәгегезгә ышанам, ә сезне котыртучы, кем булуына карамастан, җәзасын алыр. 11 Имандашлар, мин әле дә, сөннәткә утырту кирәк, дип өйрәтәм икән, мине тагын ни өчен эзәрлеклиләр соң? Ул чагында хач турындагы тәгълиматым киртә булмас иде. 12 Сезне борчучылар сөннәткә утырту белән үз-үзләрен харап итсеннәр иде! 13 Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма ләкин ирегегез кешелек табигатен канәгатьләндерү өчен сылтау булмасын, бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез. 14 Канунның бар асылы бер әмердә тупланган: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». 15 Ә бер-берегезгә ерткыч җанварлардай һөҗүм итәсез икән, сак булыгыз: бер-берегезне кырып бетерә күрмәгез. Рух буенча яшәү 16 Сезгә әйтәм: Рух буенча яшәгез, шул чакта гөнаһлы табигатьнең теләкләрен үтәмәссез. 17 Гөнаһлы табигать – Рухка каршы, ә Рух гөнаһлы табигатькә каршыны тели: алар бер-беренә каршы торалар, шуңа күрә сез теләгәнегезне эшли алмыйсыз. 18 Әмма сезнең белән Изге Рух җитәкчелек итә икән, ул чакта сез Канун хакимлегендә түгел. 19 Гөнаһлы табигатьнең эшләре күренеп тора: алар – фәхешлек, бозыклык, азгынлык, 20 потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, бик нык ярсу, үз-үзеңә файда эзләү, низаглар, үзара каршылыклар, 21 көнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаш башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яңадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар. 22-23 Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелеклелек, изгелек, тугрылык, басынкылык, тотнаклылык тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк. 24 Ә Мәсих Гайсәнекеләр гөнаһлы табигатьләрен дәрте һәм теләкләре белән бергә хачка кадакладылар. 25 Рух белән яшибез икән, Рух буенча эш итәргә дә тиешбез. 26 Бер-беребезне ярсытып, бер-беребездән көнләшеп, дан сөюче булмыйк. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia