Эзра 8 - Изге Язма1 Артахшаста патшалык иткән чорда минем белән бергә Бабилдән киткән нәсел башлыклары һәм аларның токымы түбәндәгеләр: 2 Пинхәс нәселеннән – Гершом; Итамар нәселеннән – Даниил; Давыт нәселеннән – Шекания углы Хаттуш; 3 Паргош нәселеннән – Зәкәрия һәм аның белән бергә шәҗәрә исемлеге буенча йөз илле ир-ат; 4 Пахат-Мәаб нәселеннән – Зерахия углы Эльеһогынай һәм аның белән бергә ике йөз ир-ат; 5 Затту нәселеннән – Яхәзиел углы Шекания һәм аның белән бергә өч йөз ир-ат; 6 Әдин нәселеннән – Йонатан углы Эбед һәм аның белән бергә илле ир-ат; 7 Элам нәселеннән – Аталия углы Ишагыйя һәм аның белән бергә җитмеш ир-ат; 8 Шефатия нәселеннән – Микәил углы Зәбәдия һәм аның белән бергә сиксән ир-ат; 9 Йоав нәселеннән – Ехиел углы Убадия һәм аның белән бергә ике йөз унсигез ир-ат; 10 Бани нәселеннән – Йосыпия углы Шеломит һәм аның белән бергә йөз алтмыш ир-ат; 11 Бебай нәселеннән – Бебай углы Зәкәрия һәм аның белән бергә егерме сигез ир-ат; 12 Әзгәд нәселеннән – Һаккатан углы Йоханан һәм аның белән бергә йөз ун ир-ат; 13 Адоникам нәселеннән (соңрак кайтканнары) – Элифелет, Егыил, Шәмәгыйя һәм алар белән бергә алтмыш ир-ат; 14 Бигвәй нәселеннән – Утай, Забуд һәм алар белән бергә җитмеш ир-ат. 15 Мин аларны Аһавага коючы елга буена җыйдым, без анда өч көн тордык, халыкны вә руханиларны карап чыктым, ләкин анда Леви ыругыннан беркемне дә тапмадым. 16 Шуннан соң мин, башлыклардан Элигызырны, Ариилне, Шәмәгыйяне, Элнатанны, Ярибне, Элнатанны, Натанны, Зәкәрияне, Мешулламны, остазлардан Йоярибне вә Элнатанны чакыртып, кеше юлладым. 17 Әлеге йомышчыларны мин Кәсипә төбәгенең башлыгы Идду янына җибәрдем һәм, Аллабыз йортына хезмәтчеләр алып килегез, дип Иддуга һәм аның кардәшләренә – Кәсипә төбәгендә яшәүче Аллаһы йорты хезмәтчеләренә әйтергә куштым. 18 Аллабыз ярдәме белән алар Исраил углы Леви ыругыннан Махлинең нәсел варисы – акыллы вә зирәк ир Шәрәбия белән бергә аның угылларыннан һәм ир туганнарыннан унсигез кешене, 19 шулай ук Хәшәбияне, аның белән бергә Мерари нәселеннән Ишагыйяне һәм аның ир туганнарыннан вә угылларыннан егерме кешене, 20 кайчандыр Давыт патша һәм аның түрәләре левиләргә ярдәм күрсәтергә билгеләгән хезмәтчеләрдән тагын ике йөз егерме кешене алып килделәр. Алар һәммәсе, исемнәре күрсәтелеп, аерым-аерым теркәлде. 21 Шунда мин: «Безнең үзебезне, балаларыбызны, мал-мөлкәтебезне сәфәрдә сакла», – дип сорар өчен, Аллабыз алдында буйсынуыбызны күрсәтеп, Аһава елгасы буенда ураза игълан иттем. 22 Юлда безне дошманнан саклар өчен патшадан җәяүле вә атлы гаскәриләр сорарга оялдым, чөнки патшага: «Аллабыз Үзенә сыенган һәркемгә игелекле, ә Аны оныткан һәркемгә ачулыдыр!» – дип әйткән идек. 23 Шулай итеп, без ураза тоттык, Аллабызга ялвардык, һәм Ул ялваруларыбызны ишетте. 24 Шуннан соң мин баш руханиларга җитәкчелек иткән унике кешене – Шәрәбияне, Хәшәбияне һәм тагын ун кешене аерып алдым да 25 патша, аның киңәшчеләре, түрәләр һәм Бабилдә яшәүче исраилиләр Аллабыз йортына корбан итеп биргән алтын-көмеш вә савыт-сабаны аларга үлчәп бирдем. 26 Кулларына үлчәп тапшырганым шулдыр: көмеш – алты йөз илле талант, көмеш савыт-саба – йөз талант, алтын – йөз талант; 27 алтын җамаяклар – егерме данә, аларның бәһасе мең дарикка тәңгәл; һәм алтын бәһасендә йөргән, ялтырап торган иң яхшы бакырдан ике савыт. 28 Мин аларга әйттем: – Сез, шушы савытлар кебек, Раббыга багышлангансыз. Алтын белән көмеш – ата-бабаларыгызның Раббы Алласына ихтыяри иганәдер. 29 Баш руханилар, левиләр һәм Исраилнең нәсел башлыклары күз алдында үлчәп, Исраилдәге Раббы йортының хәзинәсенә тапшырганчы, бу әйберләрне кадерләп саклагыз, – дидем. 30 Шуннан соң руханилар вә левиләр үлчәнгән көмешне, алтынны вә савыт-сабаны Иерусалимдәге Аллаһы йортына илтү өчен кабул итеп алдылар. 31 Иерусалимгә без Аһава елгасы буеннан беренче айның уникенче көнендә кузгалып киттек. Аллабызның кулы безне дошманнардан вә юлбасарлардан саклады. 32 Шулай итеп, Иерусалимгә килеп җиттек. Өч көннән соң 33 Аллабыз йортына килдек һәм алтын-көмешне, савыт-сабаны, үлчәп, руханилар Урия углы Меремот белән Пинхәс углы Элгазарга һәм левиләрдән Ешуа углы Йозабад белән Биннуй углы Нугадия кулына тапшырдык. 34 Һәммә нәрсә саналды, үлчәнде, һәм гомуми авырлыгы теркәп куелды. 35 Сөргеннән кайтканнар Исраил Алласына тулаем яндыру корбаны китерделәр: бөтен Исраил халкы өчен – унике үгез бозау, туксан алты сарык, җитмеш җиде бәрән; гөнаһ йолу өчен – унике кәҗә тәкәсе. Болар һәммәсе Раббыга корбан итеп яндырылды. 36 Сөргеннән кайткан кешеләр Елга аръягының өлкә башлыкларына вә түрәләренә патша боерыгын да җиткерделәр, һәм тегеләр Исраил халкына вә Аллаһы йортына ярдәм күрсәттеләр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia