Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Эзра 4 - Изге Язма


Аллаһы йортын төзүгә каршы торучылар

1 Яһүдә белән Беньямин ыругының дошманнары, сөргеннән кайткан халыкның Раббыга, Исраил Алласына, йорт салуын ишетеп,

2 Зеруббабел һәм ыруг башлыклары янына килделәр дә: – Әйдәгез, без дә сезнең белән бергә йорт төзик, чөнки без дә сезнең Аллагызга табынабыз һәм Ашшур патшасы Эсар-Хаддон безне монда күчергәннән бирле Аңа корбаннар китерәбез, – диделәр.

3 Ләкин Зеруббабел вә Ешуа, Исраилдәге нәсел башлыкларының бүтәннәре дә аларга болай дип җавап бирде: – Аллабызга йортны сез безнең белән бергә салмаячаксыз! Фарсы патшасы Кир боерганча, Исраилнең Раббы Алласына йортны үзебез генә корачакбыз.

4 Шуннан соң җирле халык, яһүдиләрне йорт салу ниятеннән кайтармакчы булып, аларны куркытырга, төзелеш эшләрен туктатырга тырышты,

5 аларга каршы көрәшер өчен, киңәшчеләр яллады. Шушы хәл Фарсы патшасы Кир дөнья куеп, тәхеткә Дәрәвеш патша утырганчы дәвам итте.


Иерусалим диварларын төзүгә каршы торучылар

6 Ахашверош патшалык итә башлаган чорда, дошманнар, Яһүдә вә Иерусалим халкын гаепләп, шикаять яздылар.

7 Соңрак, Фарсы илендә Артахшаста патша хакимлек иткән көннәрдә дә, Бишлам, Митредат, Табеил һәм аларның иярченнәре Фарсы патшасы Артахшастага бер хат яздылар. Әлеге хат, арамей телендә язылып, тәрҗемә ителгән иде.

8 Өлкә идарәчесе Рәхум белән кәтип Шимшай Иерусалимгә каршы Артахшаста патшага бер хат язып җибәрделәр. Хатта болай диелгән иде:

9 Өлкә идарәчесе Рәхум, кәтип Шимшай һәм аларның хезмәттәшләре – хөкемчеләр, башлыклар, түрәләр; шулай ук фарсылар, әреклеләр, бабиллеләр, Шушаннан килгән Элам халкы,

10 бөек вә шөһрәтле Оснаппар тарафыннан Самарея шәһәрләренә һәм Елга аръягындагы башка шәһәрләргә куылган халыклар хат яза.

11 Артахшаста патшага җиткерелгән хатның күчермәсе: Патша Артахшастага Елга аръягында яшәүче колларыннан.

12 Патшага мәгълүм булсын ки, Синең илеңнән безнең тарафка, Иерусалимгә килеп урнашкан яһүдиләр шул фетнәчел, юньсез шәһәрне яңадан кора башладылар, инде нигезләрен ныгытып, диварларын төзеп яталар.

13 И патшабыз, хәбәрдар бул: бу шәһәрне яңадан салып, диварларын торгызсалар, яһүдиләр ясак та, салым да, юл салымы да түләмәячәкләр, шул рәвешле патша казнасына зыян киләчәк.

14 Патшага бурычлы булганга, аңа зыян килүен теләмибез, шуңа күрә хәбәребезне юллыйбыз:

15 ата-бабаларыңның елъязма китапларын карап чыксыннар. Шул китаплардан укып, син әлеге шәһәрнең фетнәчел һәм патшалар белән өлкә түрәләренә бәла китерә торган шәһәр булуын күрерсең. Анда элек-электән гаугалар чыгып торганын, аның шул сәбәпле җимерелгәнен күрерсең.

16 И патшабыз, сиңа белдерәбез: бу шәһәр төзелеп бетсә, диварлары күтәрелсә, Елга аръягында хакимлек итә алмаячаксың.

17 Патша мондый җавап бирде: Өлкә идарәчесе Рәхум һәм кәтип Шимшайга, аларның Самареядә вә Елга аръягындагы шәһәрләрдә яшәүче хезмәттәшләренә сәламнәр!

18 Менә, сез җибәргән хат, тәрҗемә ителеп, миңа укылды.

19 Мин әмер биреп тикшерүләр үткәргәннән соң, шул ачыкланды: бу шәһәр, чынлап та, элек-электән патшаларга каршы чыккан, анда төрле фетнәләр, чуалышлар булып торган икән.

20 Иерусалимдә бөтен Елга аръягын биләп торучы кодрәтле патшалар булган, аларга ясак, салым, юл салымы түләп торганнар икән.

21 Шулай итеп, әмер бирегез: кешеләр эшне туктатсын. Миннән әмер булмый торып, шәһәр корылмасын.

22 Карагыз аны, минем боерык җиренә җиткереп үтәлсен! Патшаларга зыян китерерлек нәрсәне арттыруга нигә юл куярга?!

23 Артахшаста патшадан килгән шушы хатны Рәхумга һәм кәтип Шимшайга, аларның хезмәттәшләренә укыганнан соң, алар, кичекмәстән яһүдиләр янына Иерусалимгә барып, аларны эшләреннән туктарга мәҗбүр иттеләр.


Аллаһы йортын яңадан төзү

24 Шулай итеп, Иерусалимдә Аллаһы йортындагы эшләр туктатылып, Фарсы патшасы Дәрәвеш хакимлегенең икенче елына кадәр һичнинди эш башкарылмады.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan