Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Эзра 3 - Изге Язма


Мәзбәхтә корбан китерүне яңартулары

1 Исраилиләр үз шәһәрләрендә төпләнгәннән соң, җиденче ай башында, бөтенесе бер булып, Иерусалимгә җыелды.

2 Шунда Йосадак углы Ешуа, аның хезмәттәш руханилары, Шеһалтиел углы Зеруббабел, аның хезмәттәшләре, Аллаһы кешесе Муса канунында язылганча, корбан яндыру өчен мәзбәх корырга тотындылар.

3 Шул җирдә яшәүче халыклардан курыксалар да, мәзбәхне әүвәлге урынында кордылар һәм иртәле-кичле аның өстендә, Раббыга багышлап, корбаннар яндыра башладылар.

4 Канунда язылганча, Чатырлар бәйрәме үткәрделәр – көн дә тиешле сандагы корбаннарны яндырдылар.

5 Аннары Яңа Ай бәйрәмендә вә Раббыга багышланган барлык бәйрәмнәрдә корбаннар яндырылды, теләгән һәркем Раббыга ихтыяри иганә бирде.

6 Җиденче айның беренче көненнән Раббыга тулаем яндыру корбаннары китерә башладылар. Бу вакытта Раббы йортының нигезе салынмаган иде әле.

7 Фарсы патшасы Кир рөхсәте буенча, таш кисүчеләргә вә балта осталарына көмеш белән түли башладылар, Сидун һәм Сур кешеләренә, диңгез буйлап Ливаннан Яфуга эрбет агачы алып кайтсыннар өчен, ризык, эчемлек вә зәйтүн мае бирә башладылар.

8 Аллаһының Иерусалимдәге йортына килгәннең икенче елында, икенче айда Шеһалтиел углы Зеруббабел, Йосадак углы Ешуа һәм аларның барча хезмәттәшләре, руханилар, левиләр һәм әсирлектән Иерусалимдәге Аллаһы йортына әйләнеп кайтучылар эшкә тотынды. Яше егермедән узган левиләр төзү эшләренә күзәтчелек итәргә тиеш булды.

9 Левиләрдән Ешуа, аның угыллары һәм кардәшләре, Кадмиел һәм аның угыллары (Яһүдәнең нәсел варислары), шулай ук Хенададның угыл-оныклары һәм кардәшләре бергәләп Раббы йортын салучыларны күзәтеп тордылар.

10 Төзүчеләр Раббы йортының нигезен салгач, Исраил патшасы Давыт калдырган күрсәтмә буенча, руханиларны, үз киемнәренә киендереп, быргылар кычкыртырга, ә Асаф нәселендәге левиләрне, тәлинкәләр уйнатып, Раббыны данларга куйдылар.

11 Алар чиратлашып Раббыны мактадылар, Аңа рәхмәтләр яудырдылар: «Ул – игелекле, Исраилгә мәрхәмәте мәңгелектер!» – дип җырладылар. Ә барча халык, Раббы йортының нигезе салынганга, кычкырып-кычкырып Раббыны данлады.

12 Аллаһының элеккеге йортын күргән өлкән яшьтәге руханилар, левиләр вә ыруг башлыклары, яңа йортның нигезен күреп кычкырып елады, халыкның күбесе исә сөенеп гөрләште.

13 Елаган, шатланышкан авазларны бер-берсеннән аерырлык түгел иде, һәм бу авазлар бик еракларга ишетелеп торды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan