Эзра 10 - Изге Язма1 Эзра, Аллаһы йорты каршында йөзтүбән капланып, елый-елый гөнаһларын таныган, дога кылган чагында, аның янына бик күп исраилиләр – ир-ат, хатын-кыз вә бала-чага җыелды, алар да ачыргаланып күз яшьләре түкте. 2 Элам нәселеннән Ехиел углы Шекания Эзрага болай дип әйтте: – Аллабызга тугры булмадык без – чит кавемнәрдән хатыннар алдык, әмма Исраил халкының хәле әле өметсез түгел. 3 Әйдәгез, Аллабыз белән килешү төзик: син әфәндемнең һәм Аллабыз боерыкларын ихтирам итүчеләрнең киңәше буенча, хатыннарыбызны һәм алардан туган балаларны аерып җибәрик – барысы да Канун буенча эшләнсен. 4 Аягыңа торып бас – бу эш сиңа йөкләнә! Без синең белән! Эшкә кереш һәм нык бул! 5 Эзра аягына торып басты һәм руханиларны, левиләрне, Исраил халкының башлыкларын, әйтелгәннәрне үтәрбез, дип ант иттерде. 6 Аннары ул, Аллаһы йорты алдындагы мәйданнан китеп, Эльяшиб углы Еһоханан торагына юнәлде һәм шунда төн кунды. Сөргеннән кайткан исраилиләрнең хыянәте өчен борчылып, ул ашамады да, эчмәде дә. 7 Шуннан соң бөтен Яһүдә җирендә һәм Иерусалимдә: «Сөргендә булган барлык кешеләр Иерусалимгә җыелсын. 8 Өч көн дәвамында килеп җитмәгән кешенең барлык мал-мөлкәте, башлыкларның вә өлкәннәрнең кушуы буенча, тартып алыначак, ә үзе ул сөргеннән кайткан халык арасыннан куылачак», – дип игълан иттеләр. 9 Өч көн эчендә Яһүдә вә Беньямин ыругы ирләре Иерусалимгә җыелды. Бу хәл тугызынчы айның егерменче көнендә булды. Бар халык Аллаһы йорты алдындагы мәйданда шушы хәлдән һәм коеп яуган яңгырдан калтырап утырды. 10 Рухани Эзра, урыныннан торып, халыкка болай диде: – Сез Раббыга хыянәт иттегез: чит кавемнәрдән хатыннар алып, Исраилнең гаебен арттырдыгыз. 11 Инде аталарыбызның Раббы Алласы алдында гөнаһларыбызны танып, Аның ихтыярын үтәгез: җирле кавемнәр һәм шулардан алган хатыннарыгыз белән араны өзегез! 12 Җыелган халык: – Син ничек әйтсәң, шулай эшләрбез! – дип кычкырды. 13 – Әмма биредә халык күп, яңгыр да ява, шуңа күрә ачык һавада басып тора алмыйбыз. Аннары бер-ике көндә генә хәл итә торган эш түгел бу, чөнки күбебез гаепле. 14 Шулай эшлик: бу эшне бөтен җәмәгать исеменнән башлыкларыбыз үз өстенә алсын. Чит кавемнәрдән үзенә хатын алган кеше билгеләнгән вакытка үз шәһәренең өлкәннәре вә хөкемчеләре белән бирегә килсен. Шушы гөнаһыбыз аркасында Аллабызның безгә кабынган ярсуы басылыр. 15 (Асаһел углы Йонатан вә Тикъва углы Яхзия генә бу эшкә каршы төште, ә Мешуллам вә леви Шаббетай аларның фикерен хуплап чыкты.) 16 Сөргеннән кайтканнар нәкъ шулай эшләделәр дә. Рухани Эзра, һәрберсен исеме белән атап, гаилә-йорт башлыклары булган ир-атларны сайлап алды. Сайлап куелган башлыклар унынчы айның беренче көнендә бу мәсьәләне тикшерә башладылар. 17 Чит кавемнәрдән хатын алган һәр кешенең эшен алар беренче айның беренче көненә карап бетерделәр. 18 Чит кавемнәрдән хатын алган кешеләр түбәндәгеләр: Руханилар токымыннан: Йосадак углы Ешуа нәселеннән һәм аның туганнарыннан – Магасея, Элигызыр, Яриб вә Гедалия. 19 (Алар хатыннарын аерып җиберергә вәгъдә бирделәр һәм гөнаһлары өчен сарык тәкәсе корбан иттеләр.) 20 Иммер нәселеннән: Ханани вә Зәбәдия. 21 Харим нәселеннән: Магасея, Элия, Шәмәгыйя, Ехиел вә Уззия. 22 Пашхур нәселеннән: Элиогынай, Магасея, Исмәгыйль, Нетанел, Йозабад вә Элгаса. 23 Левиләрдән: Йозабад, Шимгый вә Кыйлая (яисә Кылита), Петахия, Яһүдә вә Элигызыр. 24 Җырчылардан: Эльяшиб. Капка сакчыларыннан: Шаллум, Телем вә Ури. 25 Башка исраилиләрдән түбәндәгеләр: Паргош нәселеннән: Рамия, Иззия, Малкия, Миямин, Элгазар, Малкия вә Беная. 26 Элам нәселеннән: Маттания, Зәкәрия, Ехиел, Әбди, Еремот вә Элия. 27 Затту нәселеннән: Элиогынай, Эльяшиб, Маттания, Еремот, Забад вә Азиза. 28 Бебай нәселеннән: Еһоханан, Ханания, Зәббай вә Атлай. 29 Бани нәселеннән: Мешуллам, Мәллүк, Адая, Яшуб, Шеал вә Еремот. 30 Пахат-Мәаб нәселеннән: Әднә, Келал, Беная, Магасея, Маттания, Бесалел, Биннуй вә Менашше. 31 Харим нәселеннән: Элигызыр, Ишшия, Малкия, Шәмәгыйя, Шимун, 32 Беньямин, Мәллүк, Шемария. 33 Хашум нәселеннән: Маттынай, Маттата, Забад, Элифелет, Еремай, Менашше вә Шимгый. 34 Бани нәселеннән: Магадай, Амрам, Уил, 35 Беная, Бәдия, Келуһи, 36 Вания, Меремот, Эльяшиб, 37 Маттания, Маттынай вә Ягасай. 38 Биннуй нәселеннән: Шимгый, 39 Шелемия, Натан, Адая, 40 Мәкнәдеббай, Шашай, Шарай, 41 Азарел, Шелемия, Шемария, 42 Шаллум, Амария вә Йосыф. 43 Нәбу нәселеннән: Егыил, Мәттития, Забад, Зәбинә, Яддай, Йоил вә Беная. 44 Болар һәммәсе үзләренә чит кавем хатыннары алып, аларның кайберләре инде бала да тапкан иде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia