Әюб 7 - Изге ЯзмаҖир йөзендә кеше язмышына тигән өлеш – авыр хезмәт түгелме?! 1 Җир йөзендә кеше язмышына тигән өлеш – авыр хезмәт түгелме?! Көннәре аның ялланып эшләүченекенә охшаш түгелме?! 2 Кичке күләгәне зарыгып көткән кол, хезмәт хакы көткән ялчы кебек ул. 3 Мин дә шулай бушка айлар кичерәм, газаплы төннәр – минем өлешем. 4 Урынга ятып өлгермим – торыр вакытымны көтәм, ләкин төннең иге-чиге күренми, таңга кадәр шулай әйләнеп-тулганып газап чигәм. 5 Тәнемне корт вә җәрәхәт басты, тирем яргаланып, кутырлап бетте. 6 Көннәрем тукучы шүресеннән дә тизрәк йөгерә, өмет җебем өзелеп, гомерем инде ахырына якынлаша. Гомерем минем – искән җил кебек 7 Уйлап бакчы: гомерем минем – искән җил кебек, күзләремә инде бәхет күрү бүтән насыйп булмас. 8 Бүген мине күреп торган күзләр мине башка күрә алмас; минем якка күз сирперсең – ә мин инде юк. 9 Таралып юк булган болыт кебек, үлеләр аймагына киткән кире кайтмас. 10 Өенә ул бүтән әйләнеп кайтмас, туган җире аны танымас. 11 Шуңа күрә мин дәшми тора алмыйм, рухымның җәберләнүен, җанымның ачыргалануын өзгәләнеп сөйлим. 12 Әллә мин диңгез яки диңгез аждаһасымы – нигә Син шулай минем өстән сакчылар куйдың? 13 „Йокым мине тынычландырыр, ятагымда газапларым җиңеләер“, – дип уйласам, 14 Син мине коточкыч төшләр белән куркытасың, дәһшәтле күренешләр белән өркетәсең! 15 Мондый тәнне асрап ятканчы, сулышым өзелсә, асып үтерсәләр, яхшырак булыр иде. 16 Туйдым дөньясыннан, барыбер мәңге яшисе түгел бит! Ялгызымны калдыр! Минем көннәр искән җилгә охшаш. 17 Кем соң ул кеше дигәнең, нигә аны шулкадәр олылыйсың? Нигә аңа шулкадәр игътибар бирәсең? 18 Һәр иртәдә аны тикшереп, һәрдаим сынап торасың. 19 Күзләреңне миннән бер мизгелгә алчы – үз иркемдә калыйм, тын алыймчы бераз! 20 Әгәр гөнаһ кылган булсам, йә әйт: ни зыяным тиде Сиңа, әй кешелекнең Назыйры? Нигә миңа шулай каныгасың? Ни сәбәпле Синең өчен авыр йөккә әйләндем? 21 Нигә минем гөнаһымны ярлыкамыйсың, гаебемне ник кичермисең? Мин тиздән җир куенына кереп ятармын, эзләрсең мине, ләкин инде мин булмам». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia