Әюб 6 - Изге ЯзмаӘюбнең икенче нотыгы Аллаһы гомер җебемне өзсә иде 1 Җавабында Әюб болай диде: 2 «Әгәр минем хәсрәтемне үлчәп карасаң, бизмәннәргә салсаң бар кайгымны – 3 диңгез комыннан да авыррак тартыр иде ул. Шуңа күрә сүзләрем өзек-төтек! 4 Кодрәт иясенең уклары кадалгандыр тәнемә, рухым эчә агуын шуларның, Аллаһының барча дәһшәтләре миңа каршы юнәлгән. 5 Җәйләүдәге ишәк кычкырырмы, анда үлән җитәрлек булса?! Арандагы сыер мөгрәрме, алдында ашарына булса?! 6 Тозсыз ашның тәме бармы әллә?! Йомырка агының тәме булырмы?! 7 Күңелем һич кабул итми, хәтта кагыласым килми, андый аш күңелне болгата! 8 Аһ, теләгем кабул булса иде, Аллаһы өметемне акласа иде – 9 юк итәргә теләп мине, тәвәккәлләп, күтәрсә иде дә кулын, гомер җебемне өзсә иде! 10 Шунда миңа бер юаныч булыр иде, туктаусыз газап чиккәндә дә куаныр идем. Чөнки бит мин Изге Затның сүзеннән чыкмадым! 11 Өметемне өзмәс өчен, кайдан куәт алыйм? Гомеремнең азагы нинди булыр, ничек түзеп торыйм? 12 Минем көчем таш кебек ныкмы?! Гәүдәм әллә бакырданмы минем?! 13 Бу чарасыз хәлләр эчендә ярдәм итәрлек көч бармыни соң минем үземдә? Дусларыннан Әюбнең күңеле суыну 14 Хәтта Кодрәт иясеннән куркуны оныткан кешегә дә дусларының мәрхәмәте кирәк. 15 Минем дуслар инеш кебек ышанычсыз, суы агып беткән ермакка охшаш: 16 язгы ташудан ул болганчыкланыр, кар суларыннан ташкынга әверелер; 17 челлә җиткәч, тынычланып, суы юкка чыгар, кызудан елга үзәне кибеп калыр. 18 Кәрваннар, су эзләп, юлларыннан язар, чүлдә каңгырып йөреп, шунда һәлак булыр. 19 Тейма кәрванчылары су эзләп йөрер, Шеба сәүдәгәрләре су табылыр дип өмет итәр. 20 Ләкин аларның көткәннәре акланмас, коры елга үзәненә килеп җитәрләр дә котлары очар. 21 Хәзер сез дә минем өчен шулай ышанычсыз булдыгыз: хәлемне күреп куркып калдыгыз. 22 Мин сездән нинди дә булса бүләк сорадыммы?! „Минем хакка байлыгыгыздан өлеш чыгарыгыз“, – дидемме?! 23 „Дошман кулыннан коткарыгыз мине“ яки „Йолым түләп, рәхимсез бәндәләрдән азат итегез“, – дип әйттемме?! 24 Аңлатыгыз миңа, һәм мин тынып калырмын, күрсәтеп бирегез: нәрсәдә минем ялгышым? 25 Хак сүздән дә каты нәрсә юктыр, тик сезнең шелтәгез нидән гыйбарәт соң? 26 Сез бары шелтәле сүзләр генә уйлап таба аласызмы? Гаҗиз кешенең ялваруы сезгә – искән җил тавышы гынамы? 27 Сез ятимне жирәбә салып бүлешәсез, дустыгызны сатып җибәрергә әзерсез. 28 Борылып карагыз әле миңа – күзегезгә карап алдаша алыр идемме мин? 29 Хаталанмас өчен, акылыгызга килегез, шикләнмәгез, хак исемемә әле тап төшмәгән. 30 Авызымнан әллә ялган сүз чыктымы – телем явызлык тәмен сизми дисезме?! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia