Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Әюб 5 - Изге Язма


Адәм баласының хәсрәт чигәр өчен тууы хактыр

1 Ярдәмгә чакырып кара, җавап бирүче табылырмы? Изгеләрнең кайсысына мөрәҗәгать итәрсең икән?

2 Ахмакны ярсучанлыгы харап итәр, беркатлыны көнчелеге үтерер.

3 Мин күрдем ки, аңгыраның тамырлары тирәнәеп өлгерми, көтмәгәндә йортына ләгънәт ябырылып төшә.

4 Балаларына ярдәмгә килүче булмас, шәһәр капкасы төбендә дәгъвалары юкка чыгар, һәм берәү дә аларны якламас.

5 Җир уңышын аның ачлар ашар, хәтта тигәнәк арасында үскәнен дә аерып алырлар, ә ачкүзләр аның байлыгын талар.

6 Бәла җир астыннан үзе шытып чыкмый, кайгы кырда үзе үсми.

7 Ут чаткысының һавага очуы хак булган кебек, адәм баласының хәсрәт чигәр өчен тууы хактыр.


Кодрәт иясенең үгетләрен кире какма

8 Әмма синең урыныңда мин булсам, Аллаһыга ялварыр идем, үз эшемне Аллаһыга тапшырыр идем.

9 Ул кылган гамәлләр бөек, акыл ирешмәслек, могҗизаларының исәп-хисабы юк.

10 Җир йөзенә Ул яңгыр яудырыр, кырларга дым иңдерер;

11 кимсетелгәннәрне югары күтәрер, зарлыларны хәвефсез юлга чыгарыр.

12 Аллаһы хәйләкәрләрнең ниятләрен бозар, һәм аларның кулларыннан уңыш китәр;

13 Йомры башларның хәйләсен Ул үзләренә каршы кулланыр, һәм мәкерлеләрнең ниятләре юкка чыгар.

14 Аларны көпә-көндез караңгылык чорнап алыр, көн уртасында, төндәге кебек, капшанып кына йөрерләр.

15 Фәкыйрьләрне Аллаһы кылычтай үткен сүзләрдән коткарыр, куәтлеләрнең каты кулыннан азат итәр.

16 Шуңа күрә кимсетелгәннең өмете бар – гаделсезлекнең авызы томаланыр.

17 Аллаһының нәсыйхәтен алганнар бәхетледер! Шуңа күрә Кодрәт иясенең үгетләрен кире какма!

18 Ясаган җәрәхәтен Ул Үзе үк бәйләп куяр; Ул сугар, ләкин Аның кулы савыктырыр да.

19 Ул сине алты бәла-казадан коткарыр, җиденчесенең дә зыяны тимәс сиңа.

20 Кытлык килгәндә, Ул сине – ач үлемнән, сугышта кылычтан йолып алыр.

21 Тел камчысы сиңа үрелеп җитмәс, бөлгенлек килсә дә курыкмассың.

22 Бөлүгә дә, ачлыкка да син көлеп кенә карарсың, ерткыч җанварлар да сиңа куркыныч тоелмас.

23 Басудагы ташлар сиңа комачау итмәс, кыр җәнлекләре белән татулыкта яшәрсең.

24 Чатырыңда иминлек булуын белерсең, малларыңны барлаганда, һичнәрсәнең югалмавын күрерсең.

25 Нәселеңнең ишлелеген, бала-чагаңның кырда үскән үлән санынча күп булуын күрерсең.

26 Үз вакытында җыеп бәйләнгән иген көлтәсе кебек, олы яшькә җиткәч дөнья куярсың.

27 Менә нәрсәләр ачыкладык без – шулай, һәммәсе дөрестер! Колак салып тыңла да үзеңә сабак ал».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan