Әюб 41 - Изге Язма1 Аны тотам дигән кеше ялганчы булыр! Аны күрүгә, артына утырыр! 2 Аны үртәргә җөрьәт итүче юк; шулай булгач, кем йөзгә-йөз Минем каршыга чыга алыр?! 3 Мин бурычлы булып калырлык кем Миңа нәрсәдер биргән?! Күкләр астында бар нәрсә Минеке бит! 4 Ливьятанның аяклары, көче һәм гәүдәсенең мәһабәтлеге турында сөйләмичә булдыра алмыйм. 5 Кем аның тиресен салдыра, ике катлы көбәсен тишә алыр? 6 Аның капкадай авызын ачарга кем тәвәккәллек итәр?! Тешләренә карарга да куркыныч хәтта! 7 Аркасына аның рәт-рәт булып калканнар тезелгән, мөһер салгандай, нык беркетелгән алар; 8 бер-берсенә шундый якын урнашканнар, арасыннан һава да үтәрлек түгел; 9 бер-берсенә нык итеп, аермаслык булып ябышкан алар. 10 Ул төчкерсә – яшен яшьни дип торырсың, ә күзләре таң нурлары кебек якты аның; 11 авызыннан ялкыннар ургыла, утлы очкыннар чәчелә; 12 борын тишекләреннән төтен бөркелә, гүя камыш янган учакта казан кайнап тора; 13 аның тыны күмерләрне дөрләтә, авызыннан ялкын телләре атылып чыга! 14 Муенында аның көч-кодрәт яши, үзеннән алда дәһшәте килә. 15 Итләч тәне шундый тыгыз, коеп куйган кебек – урыныннан кузгатырмын димә. 16 Йөрәге аның таш кебек каты, әйтерсең лә, аскы тегермән ташы. 17 Ул торып басса, пәһлеваннар да куркуга төшә, котлары очып, артка чүгәләр. 18 Аның алдында кылыч та көчсез, сөңге вә таш, ук та ала алмый аны. 19 Тимерне ул салам урынына да күрми, бакыр аның өчен черек агач кына. 20 Укчының угы аны куып җибәрә алмас, үзенә атылган ташларны ул кибәк дип кенә кабул итәр, 21 имән күсәк тә аңа салам бөртегедәй тоела, кыска саплы сөңге сызгыруыннан көләр генә. 22 Корсагының тиресе – тезелеп киткән очлы ташлар диярсең, сазлыкны сабан кебек сөреп бара. 23 Тирән чоңгылларны казандагы сулар кебек кайната ул, диңгезне кайнаган май сыман гөбердәтә. 24 Үзе артыннан эзе ялкылдап бара, сулар чаларып киткәндәй була. 25 Җир йөзендә аңа тиң бер җан иясе юк – курку дигәнне белмәс ул. 26 Һәр тәкәббергә өстән генә карый ул, һәр мәгърурның патшасы ул». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia