Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Әюб 37 - Изге Язма

1 Шуларны уйласам, йөрәгем күкрәгемнән чыгардай булып тибә башлый.

2 Ишетәсезме? Аның дәһшәтле тавышын, авызыннан чыккан гөрелтене ишетәсезме? –

3 Бөтен күк гөмбәзен тутырып яңгырый, яшеннәре җир читенә җитә әнә.

4 Тавышы гөрелди, бөтен куәтенә шартлап ярыла Аның. Яшеннәрен тоткарламый Ул, Үзенең авазын салганда.

5 Аллаһы Үзенең тавышы белән шаккаттырып гөрелди! Ул безнең өчен акыл ирешмәслек бөек гамәлләр кыла.

6 Ул боерса, җиргә кар ява, Ул әйтсә, яңгырлар коя.

7 Кылган гамәлләрен һәркем белеп торсын өчен, Ул әнә шулай кешеләрнең эшләрен туктатып куя,

8 җәнлекләрне өннәренә кертеп качыра, ояларына куып кертә.

9 Аның йортыннан өермә чыга, һәм төньяк җиле суыклар китерә.

10 Аллаһы сулышыннан боз хасил була, су өсләре боз белән каплана.

11 Болытларны Ул су тамчылары белән туендыра, болытлар эченнән яшеннәрен аттыра;

12 Аның ихтыяры белән алар тиешле җиргә юнәләләр, бөтен җир тирәли Ул кушканны үтиләр;

13 җиргә алар йә Аллаһының җәзасын яудыралар, йә рәхим-шәфкатен алып киләләр.


Әюб, Аллаһының хикмәтле эшләре турында уйлап бак

14 Тын кал, Әюб, әйткәннәремә колак сал! Аллаһының хикмәтле эшләре турында уйлап бак!

15 Аллаһының ничек итеп болытлар белән идарә итүен, ничек итеп аларны яшен белән үтәли яктыртуын беләсеңме син?

16 Болытларның нинди кодрәт белән эленеп торуын, белеме камил Затның могҗизаларын аңлыйсыңмы?

17 Көньяк җиленнән җир әлсерәгән чакта, киемеңнән сиңа бөркү була икән,

18 син, Аның кебек, күкләрне нык итеп, койган көзге сыман шомартып элеп куя аласыңмы?!

19 Өйрәт безне: нәрсә әйтик Аңа – томаналыгыбыз комачаулый, әйтер сүз табалмыйбыз!

20 Минем нәрсә сөйләргә теләгәнне Аңа берәр кеше әйтерме?! Каушап калган кеше Аның белән сөйләшә алырмы?!

21 Болытларны җил куып тараткач, кояш нурларына текәлеп карау мөмкин түгел шул.

22 Аллаһы, якты балкышка күмелеп, төньяктан килә, Аның дәһшәтле бөеклеге якынлаша.

23 Кодрәт иясе – безнең өчен акыл ирешмәслек Зат, кодрәте, гаделлеге белән Ул данлыдыр, хаклык иясе буларак, һичкемгә җәбер-золым кылмастыр.

24 Шуңа күрә кешеләр Аңардан куркалар, акылы булганнар Аның каршында калтырап торалар».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan