Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Әюб 35 - Изге Язма


Элиһуның өченче нотыгы Берсе дә: «Безне бар кылган Аллаһы кайда соң?» – димәс

1 Сүзен дәвам итеп, Элиһу болай диде:

2 «Синең „Аллаһы түгел, мин хаклы“ дигән сүзләрең дөрес дип уйлыйсыңмы?!

3 „Гөнаһ кылмаудан миңа ни файда һәм ни табыш?“ – дип сорасаң,

4 сиңа да, дусларыңа да болай диеп җавап бирәм:

5 күккә күтәрелеп кара, болытларны күзәт – алар синнән ничек биекләр!

6 Гөнаһ кылсаң, Аллаһыга моннан ни зарар?! Гаепләреңне арттырасың икән, Аллаһыга моннан ни зыян?!

7 Тәкъвалыгың Аңа ни бирә?! Синең кулдан нәрсә кабул итеп ала Ул?!

8 Яманлыгың бары адәм балаларына кагыла, дөреслегең дә бары кешеләр өчен генә.

9 Кешеләр җәбер-золымнан ыңгыраша, көчлеләр кулыннан коткару сорап кычкыра.

10 Әмма берсе дә: „Безне бар кылган Аллаһы кайда соң? Төннәрен безгә өмет җыры бүләк итүче кайда?

11 Җир йөзендәге хайваннарга караганда безгә күбрәк акыл биргән һәм безне очар кошлардан зирәгрәк иткән Яратучыбыз кайда?“ – димәс.

12 Мондыйларга, ыңгырашып кычкырсалар да, Аллаһы җавап бирми, чөнки аларның күңелләре тәкәббердер.

13 Аллаһы аларның ялваруын ишетми, Кодрәт иясе аларга игътибар итми.

14 Ләкин ничек итеп син: „Аны күрмим“, – дип әйтә аласың?! Синең дәгъваң Аның кулында – хөкемен көт!

15 Тагын син: „Аллаһы гөнаһларга дикъкать бирми, ярсуын түгәргә ашыкмый“, – дип әйтәсең.

16 Шулай авызы белән тегермән тарта Әюб, тиле сүз белән дөньяны тутырды».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan