Әюб 34 - Изге ЯзмаЭлиһуның икенче нотыгы 1 Элиһу болай дип дәвам итте: 2 «Тыңлагыз мине, акыл ияләре! Белеме булганнар, сүзләремә колак салыгыз! 3 Тел-аңкау азык тәмен тойган кебек, колак та сүзнең мәгънә тирәнлеген сыный. 4 Хакыйкатьнең ни икәнен үзара тикшереп карыйк, уртак нәтиҗәгә килик: нәрсә соң ул игелек? 5 Әюб әйтә: „Мин гаепсез, әмма гадел хөкеменнән Аллаһы мине мәхрүм итте; 6 хаклык минем якта булса да, ялганчыга чыгардылар, гаепсез булсам да, төзәлмәс яралар алдым“. 7 Әюб кебек кеше бармы бу дөньяда?! Мыскыллы сүз әйтү аңа – су эчеп кую гына, 8 бозыклар белән бер уйда ул, яманнар юлыннан йөри; 9 ул бит: „Аллаһыга ярарга тырышудан кешегә ни файда?!“ – ди. Явызлык кылу – Кодрәт иясенә ят нәрсәдер 10 Шуңа күрә, акылы булганнар, тыңлап багыгыз: Аллаһы яманлыктан ерак торадыр, гаделсезлек – Кодрәт иясенә ят нәрсәдер! 11 Кешеләргә бәяне кылган гамәлләренә карап бирә Ул – һәркем үзенә тиешле әҗерен ала. 12 Чынлап та, Аллаһы яманлык кылмыйдыр, Кодрәт иясе хакыйкый хөкемне бозмыйдыр. 13 Җир белән идарә итүне кем Аңа тапшырган?! Кем соң Аңа бөтен дөньяны биргән?! 14 Әгәр Аның күңеленә бер ният килеп, Үзенең Рухын, өргән сулышын, кешедән кире алса, 15 бар тереклек шул мизгелдә һәлак булыр, шул мизгелдә кеше туфракка әверелер иде. 16 Әгәр син гакылыңда икәнсең, тыңла моны, мин сөйләгәннәрне күңелеңә сал! 17 Гаделлекне күрәлмаучы зат хакимлек итә алырмы?! Хаклык вә Кодрәт иясен гаепләп чыгармын дисеңме?! 18 Ул бит патшаларга: „Син – бәдбәхет!“ – дип әйтүче, түрәләрне: „Син – яман кеше!“ – дип атаучы. 19 Түрәләргә Ул ярарга тырышмый, байларны ярлылардан өстен куймый, чөнки Ул аларның бөтенесен Үзе бар кылды. 20 Алар төн уртасында кинәт үлеп китәләр; халыклар болганалар да аннан юкка чыгалар; көчлеләр дә кеше кулы орынмыйча гаип булалар. 21 Кешенең гомер юлын күзәтеп, Аллаһы аның һәр адымын күреп тора – 22 бозык бәндәләр качарлык караңгы урын, дөм караңгы җир табылмас. 23 Кешеләрне кайчан хөкемгә тартасын Аллаһы алдан белдерергә кирәксенми. 24 Аллаһы, сорап-нитеп тормастан, көчлеләрне кырып сала, алар урынына башкаларны куя. 25 Әйе, Ул аларның эш-гамәлләрен белеп тора, бер төн эчендә барысын да кырып сала һәм себереп түгә! 26-27 Аңардан йөз чөергәннәре, Аның юлларын танып белмәгәннәре һәм явызлык кылганнары өчен, Ул бөтен кешенең күз алдында аларны җәзага тарта. 28 Чөнки Аңа ярлы-ябагайның ачыргаланып кычкыруы килеп иреште, һәм Ул кимсетелгәннәрнең моң-зарын ишетте. 29-30 Инде Ул дәшми тора икән, Аны гаепләргә кем җөрьәт итәр?! Әгәр Ул йөзен яшерә икән, Аны кем күрә алыр?! Халыкка тозак коручы денсезләр патшалык кылмасын өчен, Ул тулы бер халыкны да, аерым бер кешене дә күзәтеп тора. 31 Әйтик, берәү Аллаһыга болай ди: „Мин гаепле, тик яңадан гөнаһ кылмам; 32 нәрсәнедер аңламыйм икән – өйрәт мине, моннан ары гаделсезлек кылмам“. 33 Ничек уйлыйсың: Аллаһы аны җәзага тартырга тиешме? Ә син Аны үзең кире кактың ләбаса! Миңа түгел, сиңа сайлыйсы; әйдә, сөйлә – нәрсә уйлыйсың? 34 Акылы булган, мине тыңлаган зирәк кешеләр: 35 „Белмәгәнгә күрә, Әюб шулай сөйли – аның сүзләрендә мәгънә юк“, – дип әйтер. 36 Бозыкларга хас җаваплары өчен тулысынча сыналсын Әюб! 37 Чөнки гөнаһлары өстенә ул буйсынмавын да куша, кул чабаклап, безне мыскыллап утыра, Аллаһыга каршы мәсхәрәле сүзләрен яудыра». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia