Әюб 33 - Изге ЯзмаАллаһы бер тапкыр, ике тапкыр да әйтә 1 Инде, Әюб, минем сүзләремне тыңла, мин сөйләгәннәргә колак сал! 2 Авыз ачып тел тибрәтәм, мин хәзер сөйли башлыйм. 3 Ә сүзләрем чын йөрәктән чыга, иреннәрем – белгәнне, хак сүз сөйли. 4 Мине Аллаһы Рухы бар кылды, Кодрәт иясенең сулышы яшәтә мине. 5 Булдыра алсаң – җавап бир, дәлилләр китер, көрәшкә чык әйдә! 6 Аллаһы каршында мин дә синең кебек үк – мин дә балчыктан әвәләп ясалганмын; 7 шулай, миннән куркыр урының юк, һәм кулым сиңа авыр йөк булып ятмас. 8 Сөйләгәннәреңне ап-ачык ишетеп тордым, әле дә сүзләрең колагымда яңгырыйдыр: 9 „Мин пакь, һәм гөнаһларда катнашым юк, бозык түгелмен, миндә гаеп тә юк! 10 Ә Ул мине гаепләргә сәбәп табып кына тора, мине Үзенең дошманы дип уйлый, 11 аякларымны калыпка тыгып куя да һәр юлымны күзәтеп-тикшереп тора“. 12 Моңа каршы мин болай дип әйтәм: син хаклы түгелсең, чөнки Аллаһы кешеләрдән бөегрәк! 13 Нәрсә дип син Аны гаеплисең: имештер, Ул кешегә җавап бирми. 14 Кешеләр Аны аңламаса, Аллаһы бер тапкыр, ике тапкыр да әйтә. 15 Адәм балалары, тирән йокыга талып, ятакларында төшләр күрә-күрә ятканда, 16-17 аларны мәшәкатьләрдән арындыру, тәкәбберлектән коткару өчен, колакларына иелә дә үгет биреп кисәтә Ул. 18 Ул шулай кешеләрне упкыннан коткарып кала, Үлем елгасын үтәргә бирми. 19 Шулай ук чир ятагы да кешене төзәтә, җелегенә төшкән авыру да акылга утырта ала; 20 андый чакта кешенең тамагыннан ризык үтмәс, тәм-том да тәмен югалтыр; 21 аның тәне күз алдында сызып бетәр, сөякләре калкып-төртеп торыр; 22 аның җаны кабер якасында булыр, һәм үлем алып килүче затлар аңа якыная барыр. 23 Әмма янында меңләгән фәрештәнең берсе – яклаучысы, хак юл күрсәтүчесе булса, 24 Аллаһы, бу бәндәсен кызганып, фәрештәгә әйтер: „Җибәр аны, кабергә җиткермә, аның өчен түләргә Минем йолымым бар“, – дияр. 25 Шул чагында ул кешенең тән-бәдәне, яшьлегендәге кебек, яңарып китәр, егетлек дәрманы аңа кабат әйләнеп кайтыр. 26 Әлеге кеше дога кылыр, һәм Аллаһы аның догасын кабул итәр; кеше, шатланып, Аллаһы хозурына килеп басар, һәм Аллаһы аңа тәкъвалыгын кире кайтарыр. 27-28 Халык каршына чыгып басып, ул: „Гөнаһ кылдым мин, гаделлеккә хыянәт иттем, ләкин Ул миңа тиешле җәзаны бирмәде. Ул мине үлем упкыныннан коткарып калды – һәм мин яшим, яктылыкны күрәм!“ – дип җырлар. 29-30 Кешене үлем упкыныннан коткарыр һәм тереклек яктысы белән яктыртыр өчен, Аллаһы шулай ике, өч тапкыр да – күп тапкырлар эшләр. 31 Колак сал, Әюб, тыңла мине, һәм мин сөйләгәндә дәшмә. 32 Инде әйтер сүзең булса, җавап бир; сөйлә – бик теләп синең хаклы булуыңны күрер идем. 33 Әйтер сүзең юк икән, мине тыңла, дәшмә, мин сиңа акыл бирәчәкмен». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia