Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Әюб 32 - Изге Язма


Элиһуның нотыклары

1 Шул чагында әлеге өч ир бәхәсләшүдән туктадылар, чөнки үзенең хаклыгына Әюбнең иманы камил иде.

2 Әмма Рам токымына караган, Бузның нәсел варисы Баракел углы Элиһу чыгырыннан чыкты. Әюбнең Аллаһыны түгел, ә бәлки үзен хаклы санавына ачуы килде аның;

3 «Әюб хаклы түгел», – дип санасалар да, аңа каршы дәлил таба алмаган Әюбнең дусларына да ачуы чыкты.

4 Элиһу Әюбкә сүз катарга ашыкмаган иде, чөнки тегеләр аннан олырак яшьтә иде;

5 ләкин бу өч ирнең әйтер сүзе беткәнне күргәч, ачуын баса алмады.


Элиһуның беренче нотыгы Олы яшькә җиткәннәр генә дөрес фикер йөртәме?!

6 Бузның нәсел варисы Баракел углы Элиһу болай диде: «Мин яшьмен, ә сез – өлкәннәр; шуның өчен дә каушап һәм куркып калдым, белгәннәремне сөйләмичә тордым.

7 Мин болай дип фикер йөрттем: ярар, әйдә, өлкәннәр сөйләсен, олы яшьтәгеләр акыл өйрәтсен.

8 Ләкин кешегә зиһенне аның рухы – Кодрәт иясенең сулышы бирә!

9 Яшен яшәгән кеше генә гакыллымы, олы яшькә җиткәннәр генә дөрес фикер йөртәме?!

10 Шулай булгач, хәзер инде мине тыңлагыз, белгәнемне мин дә әйтим!

11 Мин сезне сабыр гына тыңладым, сез сүз сайлаган арада, фикер сөрешегезне аңларга тырыштым.

12 Сүзләрегезнең асылына төшенергә тырыштым: сезнең берегез дә Әюбнең фикерен бәреп екмады, беркем дә аның сүзләренә җавап бирмәде.

13 „Без акыллы фикергә килдек: аны кеше түгел, ә бәлки Аллаһы фаш итсен!“ – дип әйтә күрмәгез.

14 Әюбнең сүзләре миңа юнәлмәгән, һәм мин аңа сезнеңчә җавап бирмәячәкмен.

15 Әюб, алар аптырашта калганнар, берни дәшмиләр, чөнки башка әйтер сүзләре юк;

16 аларның сүзләре беткән икән, нәрсә дип миңа көтеп торырга?!

17 Минем дә бит әйтер сүзем бар, белгәнемне мин дә әйтим.

18 Күңелемдә минем – сүзләр ташкыны, борчуларым тынгы бирми миңа,

19 әйтерсең лә, эчемдә шәраб кайный – шартлап ярылырга җиткән яңа турсык кебекмен.

20 Әйтермен дә – җиңеләеп китәрмен; авызымны ачып җавап бирим.

21 Кемнең кем булуына карап тормастан, берәүгә дә ярарга тырышмыйча әйтәм.

22 Хәер, мин ялагайлана белмим дә, югыйсә Яратучым күптән юк итәр иде мине!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan