Әюб 29 - Изге ЯзмаӘюбнең соңгы нотыгы Аллаһы мине саклаган көннәрне кире кайтарып булса иде 1 Әюб, сүзен дәвам итеп, болай диде: 2 «Әгәр элекке заманнарны, Аллаһы мине саклаган көннәрне кире кайтарып булса иде: 3 ул чакларда минем юлымны Аның чырагы яктыртып тора, шуның нуры мине караңгыда адаштырмый йөртә иде. 4 Хәзер дә шул яшьлек көннәремдәге сыман булса иде. Йортымны ул заманда Аллаһы Үзенең канаты астында тота иде, 5 Кодрәт иясе гел янәшәмдә, балаларым янымда гөрләп тора, 6 аякларым сөттә коена, кыялардан миңа зәйтүн мае агып тора иде. 7 Өлкәннәр җыенында үз урыныма утырырга дип шәһәр капкасы янына чыгып килгәндә, 8 егет-җилкенчәк, мине күрүгә, юл бирә, өлкәннәр, урыннарыннан торып, аягүрә баса иде; 9 түрәләр сүздән туктый, авызларын учлары белән каплый, 10 дәрәҗәле затлар да, телләре аңкауларына ябышкандай, сөйләү куәтен югалта иде. 11 Ул заманда сүзләремне ишетүчеләр мине мактады, эшләремне күрүчеләр хуплады. 12 Чөнки ярдәм сораган фәкыйрьне, яклаучысыз ятимне мин коткара идем. 13 Үлем ятагындагылар мине фатихалый иде; тол хатын күңеленә шатлык-сөенеч сала идем мин. 14 Тәкъвалыкны кием итеп кия идем, гаделлек минем өчен өстемдәге япанчам, баш киемем иде. 15 Сукырларга – күз, аяксызларга аяк булдым ул заманда. 16 Фәкыйрьләргә ата булдым, миңа таныш булмаганнарның дәгъвасын тикшердем, 17 ә залимнең ияген төйдем, авызыннан табышын тартып алдым. 18 Мин болай уйлаган идем: „Үз оямда үләрмен, көннәрем ком бөртегедәй хисапсыз булыр, 19 тамырларыма дым-су килеп торыр, ботакларым чык тамчысы белән капланыр, 20 дан-шөһрәтем тутыгу белмәс, җәямнең кереше һәрвакыт нык тартылган булыр“. 21 Мин сөйләгәндә, кешеләр колак салып тыңладылар, киңәшемне көтеп, тын гына тордылар; 22 мин сүздән туктасам, һичкем гәп куертмый иде, минем сүзләр аларның күңелен чык тамчысы кебек сугара иде. 23 Алар мине яңгыр көткән сыман көтеп алалар, язгы яңгыр тамчыларын йоткан кебек, сүзләремне йоталар иде; 24 өметен югалтканнарга елмайганда, тегеләр аптырап карап торалар иде – минем ачык йөзем аларны дәртләндереп җибәрә иде. 25 Аларга, баш булып, барыр юлларын күрсәтә идем, гаскәр арасында басып торган патшалары кебек, кайгыга батканнарны юатучы кебек идем. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia