Әюб 27 - Изге ЯзмаӘюбнең үз гаепсезлегенә ышандыруы 1 Әюб болай дип сүзен дәвам итте: 2 «Миңа гадел хөкем чыгарудан баш тарткан Аллаһы, мине кайгы-хәсрәткә салган Кодрәт иясе Үзе шаһиттыр! 3 Сулышым өзелгәнче, борын тишегемдә Аллаһы сулышы туктаганчы, 4 авызым ялган сүз сөйләмәс, телемнән алдау сүзе чыкмас! 5 „Без хаклы“ дигән сүзегез белән мин беркайчан да килешмәм, әҗәлем җиткәнче, „Күңелем саф минем“, – дип тәкрарлармын; 6 хаклыгымны яклап мин нык торырмын, үткән көннәрем өчен йөрәгем мине шелтәләмәс. Аллаһының яманнарга хөкеме 7 Дошманым яман кеше исәбендә йөрсен, миңа каршы булганнарны яманнар язмышы көтсен! 8 Соңгы сәгате җиткәндә, Аллаһы аның җанын алганда, денсез бәндә нәрсәгә өмет итә ала?! 9 Әгәр аңа бәла-каза килсә, ишетерме Аллаһы аның аһ-зарын?! 10 Аллаһыга һәрдаим ялварырмы ул, Кодрәт иясендә куаныч табармы?! 11 Мин сезгә Аллаһының кодрәте турында сөйлим, Кодрәт иясенең ниятләрен яшермим. 12 Боларны сез үзегез күрдегез бит. Шулай булгач, нигә буш сүз сөйләп торасыз? 13 Яман кешегә Аллаһыдан менә шундый өлеш тияр, җәберләүчеләрнең Кодрәт иясеннән алган мирасы шулдыр: 14 балалары аның бихисап күп туса да, гомерләре кылычтан өзелер, нәсел варисларының туйганчы ашарына булмас. 15 Исән калганнарын үләт зәхмәте кабергә кертер, ә тол хатыннар күз яшьләре дә түгә алмас. 16 Көмешне туфрак кебек өеп-өеп куйса да, кияренә катлы-катлы кием әзерләсә дә, 17 җыйган киемнәрен тәкъва кеше кияр, көмешләрен гаебе юклар бүлешер. 18 Салган йорты ныклы түгел – пәрәвездәй, басудагы каравылчы куышы кебек. 19 Ятканында ул бай булса да, торганында инде бай булмас, күзен ачса – бар нәрсәсеннән җилләр искән. 20 Туфан суларыдай дәһшәт басар аны, төнлә өермә бөтереп алыр. 21 Көнчыгыштан искән сәмум җиле урыныннан куптарыр, очыртып алып китәр; 22 аяусыз рәвештә ябырылыр ул, алны-артны карамыйча качарга мәҗбүр итәр, 23 артыннан сызгыра-сызгыра кул чабып калыр». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia