Әюб 26 - Изге ЯзмаӘюбнең тугызынчы нотыгы 1 Әюб шулай дип җавап бирде: 2 «Әйе, хәлсезгә син нинди ярдәм күрсәттең?! Арып-талганның кулына күпме көч, 3 гакылы җитмәгән затка ничаклы киңәш бирдең?! Күпме зирәк сүз әйтә алдың?! 4 Андый сүзләр сөйләргә кемнән өйрәндең син, ә? Кем рухы сине шулай сөйләтә икән? Аллаһының кодрәте 5 Җир суларыннан һәм шунда яшәүчеләрдән дә астарак булган әрвахларның рухын курку биләп алган. 6 Аллаһы каршында үлеләр дөньясы шыр ачык, Һәлакәт урыны бернәрсә белән дә капланмаган. 7 Аллаһы бушлык өстенә төньякны җәеп салган, җирне бушлыкка асып куйган. 8 Ул Үзенең болытларына суларны туплый, һәм ул болытлар су авырлыгыннан ертылмый. 9 Үзенең тәхетен Ул, яшереп, болытлар белән каплый. 10 Сулар өстенә офыкны сызып, Ул яктылык белән караңгылык арасына чик куйган. 11 Аллаһы күкләрне күкрәтсә, гөмбәзне тотып торган баганалар куркудан калтырый. 12 Үзенең кодрәте белән диңгезне тынычландырды, гакылы белән Раһабны үтерде Ул. 13 Аның сулышыннан күк йөзе яктырып китте, Аның кулы качып барган еланны чәнчеп үтерде. 14 Болар һәммәсе – Аллаһы башкарган эшләрнең кечкенә бер өлешедер! Аның турында фәкать пышылдау гына бу! Аллаһының куәтле күкрәвен кем аңлап бетерер икән?!» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia