Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Әюб 25 - Изге Язма


Билдадның өченче нотыгы Хакимлек вә дәһшәт – Аңарда

1 Шуахлы Билдад болай дип җавап бирде:

2 «Хакимлек вә дәһшәт – Аңарда, Үзенең биеклегендә иминлек урнаштыра Ул!

3 Гаскәрләре Аның санап бетерерлекме?! Нурының балкышы кемгә генә төшми!

4 Шулай икән, Аллаһы каршында кеше ничек тәкъва була алыр?! Хатын-кыздан туган кеше ничек саф булыр?!

5 Кара, Аллаһы каршында хәтта ай да якты түгел, йолдызлар да тонык.

6 Ә кеше дигәнең – бары суалчан, адәм баласы – бер бөҗәктер».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan