Әюб 22 - Изге ЯзмаӘлифазның өченче нотыгы Син гөнаһкярләр таптаган борынгы юлны сайладыңмы? 1 Теманлы Әлифаз болай дип җавап бирде: 2 «Аллаһыга кеше берәр файда китерә алырмы?! Хәтта иң гакыллысыннан да Аңа ни файда?! 3 Синең тәкъва булуың Кодрәт иясенә шатлыкмы?! Синең тормыш юлың саф булудан Аңа ни файда?! 4 Әллә Ул сине Үзеннән курыккан өчен шелтәли һәм хөкемгә тарта дип уйлыйсыңмы?! 5 Юк! Димәк, явызлыгың чиксез синең, җинаятьләрең дә бихисап! 6 Чөнки син кардәшләреңнән бер сәбәпсез рәһен алдың, аларның соңгы киемен салдырдың; 7 арыганнарга су эчермәдең, ачларга икмәк бирмәдең. 8 Көчле кеше генә җир били ала, анда дәрәҗәле затлар гына яши, дип санадың син. 9 Тол хатыннарны буш кул белән борып җибәрдең, үксезләрне таянычсыз калдырдың. 10 Шуңа күрә сине элмәк кыса бара, көтелмәгән бәла котыңны ала. 11 Сине караңгылык каплый бара, син һичнәрсә күрмисең, ташкын сулар башыңнан каплап китә. 12 Аллаһы күкләрдә, югарыда түгелмени?! Башыңны күтәреп кара: йолдызлар ничек биек! 13 Син исә әйтерсең: „Аллаһы нәрсә белсен?! Куе караңгылык эченнән Ул ничек хөкем итсен?! 14 Болытлар Аңа күрергә комачаулый, күк гөмбәзе тирәли генә йөри Ул“. 15 Син шулай гөнаһкярләр таптаган борынгы юлны сайладыңмы? 16 Нигезен ташкын сулар агызып киткән йорт сыман, дөньялыктан алар вакытыннан алда тартып алындылар. 17 Аллаһыга алар: „Кит яныбыздан! Кодрәт иясе безгә нәрсә эшли алсын соң?!“ – дип әйтә иде. 18 Ә бит аларның йортларын мал-мөлкәт белән Ул тутырган иде. Шулай булгач, яманнарның мәкерләре ерак торсын миннән! 19 Яманнарның һәлакәтен күреп, тәкъвалар сөенерләр, гаепсезләр алардан мәсхәрәләп көләрләр: 20 „Дошманнарыбыз юк ителде, мал-мөлкәтләрен ут ялмап йотты“. Аллаһы белән татулаш 21 Аллаһы белән татулаш, тыныч яшә, шул чагында сиңа мул тормыш килер. 22 Аның авызыннан чыккан үгет-нәсыйхәтне кабул ит, Аның сүзләрен йөрәгеңә сал. 23 Кодрәт иясенә кире кайтсаң, син янә күтәрелерсең. Чатырыңны гаделсезлектән арындырсаң, 24 алтыныңны – туфрак белән, Офир алтынын елга чуерташы белән тиң күрсәң, 25 шул чагында Кодрәт иясе булыр синең алтының, көмеш хәзинәң дә Ул булыр. 26 Шул чагында син Кодрәт иясеннән ләззәт алырсың, йөзеңне Аллаһыга таба күтәрерсең. 27 Аңа дога кылырсың да, Ул сине ишетер, һәм син әйткән нәзереңне үтәрсең. 28 Теләгән теләкләрең дә кабул булыр, барыр юлларыңа яктылык иңәр. 29 Рәнҗетелгән, егылган берәүне күреп: „Күтәрегез аны!“ – диярсең, һәм рухы төшкән ул адәмгә Аллаһы котылу бүләк итәр. 30 Аллаһы хәтта гаеплене коткарыр – синең саф-намуслы кулларың аңа котылу алып килер». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia