Әюб 2 - Изге ЯзмаӘюбнең икенче сыналуы 1 Беркөнне Аллаһы угыллары тагын Раббы хозурына килделәр. Алар арасында шайтан да бар иде. Раббы хозурына килеп баскач, 2 Раббы аңардан: – Кайдан кайтып килешең? – дип сорады. Раббыга җавап биреп, ул: – Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – диде. 3 Раббы шайтаннан сорады: – Син Минем колым Әюбкә игътибар итмәдеңме? Җир йөзендә аның кебек саф күңелле вә гадел башка берәү дә юктыр: ул Аллаһыдан куркыр, Аны хөрмәт итәр һәм явызлыктан тайчаныр. Син аны гаепсезгә һәлак итәргә өндәсәң дә, ул һаман үзенең сафлыгын саклауда нык торадыр. 4 Шайтан исә Раббыга болай дип җавап бирде: – Җанын саклап калыр өчен, адәм баласы бернәрсәсен дә кызганмас. Тәненең тиресенә әле зыян тимәгән аның, 5 әмма, кулыңны сузып, тәненә, сөякләренә кагылып кына кара, ул, һичшиксез, йөзеңә бәреп, Сиңа ләгънәт укыячак. 6 Раббы шайтанга әйтте: – Ярый, бүгеннән ул синең кулда, тик аның гомерен генә өзмә. 7 Шуннан соң шайтан, Раббы яныннан китеп, Әюбне башыннан аягынача шеш-кутыр белән каплап алды. 8 Әюб, шеш-кутырларын кырып тазартмакчы булып, кулына чүлмәк ватыгы алды да көл өеменә утырды. 9 Хатыны аңа: – Син әле һаман, күңелем саф минем, дип үз сүзеңдә нык торасыңмы? Аллаңны каһәрлә дә үл! – диде. 10 Хатынына Әюб: – Син акылсыз хатыннар сүзен сөйләмә! Без Аллаһыдан бары тик яхшылык кына кабул итеп, начарлыкны кабул итмәскә тиешмени?! – дип җаваплады. Шундый хәлләргә тарып та, Әюбнең авызыннан бер гөнаһ сүз чыкмады. Әюбнең өч дусты 11 Әюбкә ябырылган бу бәла-казаларны аның өч дусты – теманлы Әлифаз, шуахлы Билдад һәм нагамалы Софар ишетеп белде. Алар, очрашып, Әюбнең кайгысын уртаклашырга, аны юатырга сүз куештылар һәм аның янына юнәлделәр. 12 Алар аны ерактан ук күреп алдылар. Әюб танырлык та түгел иде. Шунда дуслар сөрән салып елый башладылар; өс киемнәрен ертып җибәрделәр дә башларына тузан сиптеләр. 13 Алар аның янында җирдә җиде көн һәм җиде төн утырдылар. Араларыннан берсе дә аңа авыз ачып сүз әйтмәде, чөнки алар аның чиксез хәсрәт чигүен күреп торалар иде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia