Әюб 19 - Изге ЯзмаӘюбнең алтынчы нотыгы Аллаһы миңа карата гаделсезлек кылды 1 Җавабында Әюб болай диде: 2 «Кайчанга кадәр сез мине интектерерсез, сүзләрегез белән җәфаларсыз? 3 Сез мине ничә тапкырлар мыскылладыгыз – мине мәсхәрәләүдән кыенсынмыйсыз да. 4 Әгәр мин, чыннан да, ялгышканмын икән, алар минем ялгышлар булып калыр иде. 5 Әгәр сез, чынлап та, үзегезне миннән өстен куярга, хурлыкка төшүем белән битәрләргә телисез икән, 6 белеп торыгыз: Аллаһы миңа карата гаделсезлек кылды, минем өскә ятьмәсен ташлады. 7 „Мине җәберлиләр!“ – дип кычкырам, ләкин җавап бирүче юк, ярдәмгә чакырам, әмма яклаучы юк. 8 Юлыма киртә куйды Ул – үтеп чыгарлык түгел, караңгылык белән сукмагымны каплады; 9 Ул миннән абруемны йолкып алды, башымнан таҗымны салдырды; 10 һәрьяклап мине җәфалый – бетәмен! Өметемне агач тамырыдай йолкып алды. 11 Мине Үзенең дошманы санап, ачы каһәрен миңа юнәлтте. 12 Үзләренә юл сала-сала Аның чирүләре бергәләшеп миңа якынлашты, инде чатырым тирәли урнаштылар. 13 Туганнарымны Ул миннән читләштерде, дусларым да миңа кырын карый, 14-15 якыннарым, танышларым мине ташлап китте, кайчандыр өемдә сыену тапканнар – онытты. Хезмәтче хатыннар мине килмешәккә саный, алар өчен мин бер чит кешегә әверелдем; 16 хезмәтчемне чакырам – ә ул, кат-кат ялварып сорасам да, җавап бирми. 17 Сулышымның исеннән хатынымның күңеле бизде, ир туганнарым миннән чиркана. 18 Хәтта малай-шалай да мине кимсетә, күренүем була – үчекли башлыйлар. 19 Якын дусларым миннән җирәнә, яраткан кешеләрем йөз чөерә. 20 Миннән тире дә сөяк кенә калды, җаным менә-менә очып чыгар кебек. 21 Кызганыгыз мине, дусларым, кызганыгыз – Аллаһы орды миңа! 22 Нигә сез мине Аллаһы кебек үк эзәрлеклисез, туймагандай, минем тәнемне ашыйсыз? Коткаручым миңа чит-ят түгел 23 Минем бу сүзләрем язып барылып, кулъязма төргәгенә теркәлеп, 24 тимер каләм вә кургаш белән чокып язылса иде дә мәңгелеккә ташка уелып калса иде! 25 Мин беләм: мине коткаручы Зат тередер, соңгы көндә җир йөзенә килер Ул. 26 Тирем салынып төшеп, менә шул тәнемдә әле мин Аллаһыны күрәчәкмен. 27 Мин Аны үз күзләрем белән күрәчәкмен; күрәчәкмен: Ул миңа чит-ят түгел! Күкрәгемдә йөрәгем ничек талпына! 28 Ләкин сез: „Ничек без аңа җәбер күрсәтик?! Бу хәлләрнең сәбәпчесе ул үзе бит!“ – диярсез. 29 Шулай булгач, кылычтан куркыгыз, чөнки ачу-ярсу кылыч белән җәзалана; шунда сез белерсез: гадел хөкем бар ул!» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia