Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Әюб 18 - Изге Язма


Билдадның икенче нотыгы Яман кешегә якты ут та сүнә

1 Шуахлы Билдад исә җавабында болай диде:

2 «Кайчан бетәр сүздән бау ишүләрегез? Әүвәл уйлашыгыз – аннан сөйләшербез.

3 Нигә соң әле хайванга әйләнергә һәм синең күзеңә томана булып күренергә?

4 Син ачудан өзгәләнәсең – синең хакка әллә җир йөзе бушап калсын да, кыяташлар үз урыныннан кузгалсынмы?

5 Яман кешегә якты ут та сүнә, аның утыннан хәтта очкын да калмый,

6 чатырыннан яктылык китә, шәмдәлдәге уты да сүнә.

7 Адымнарының куәте кими аның, уй-ниятләре үз башына җитә.

8 Үз аягы белән тозакка барып керә ул, ау ятьмәсенә үзе килеп баса.

9 Үкчәсен кыл тозак эләктереп ала аның, гәүдәсен элмәк кысып тота.

10 Яшерен ау җебе сагалый аны, сукмагында капкын көтеп тора.

11 Һәрьяклап дәһшәт яный аңа, эзенә басып куа килә.

12 Бәла аны тотып йотарга тели, һәлакәт аның абынганын көтеп тора.

13 Аның тиресе чиргә азык булыр, тәнен үлем зәхмәте йотар.

14 Аны имин чатырыннан йолкып алырлар да дәһшәтләр патшасы каршысына алып китәрләр.

15 Аның чатырын ут ялмап алыр, йортына күкерт коелыр.

16 Астан аның тамырлары корыр, өстән ботаклары шиңәр.

17 Җирдә аны хәтерләүче калмас, урамда исемен дә телгә алучы булмас.

18 Яктылыктан караңгыга куып чыгарырлар аны, җир йөзеннән сөрерләр.

19 Үзеннән соң халкы арасында ни баласы, ни токымы калмас, беркеме дә калмас яшәгән җирендә.

20 Аның язмышын ишетеп, көнбатыштагыларның коты очар, көнчыгыштагыларны да тирән курку биләп алыр.

21 Явызларның тораклары белән һәрчак шулай булыр, Аллаһыны танымаган кешенең язмышы шул булыр».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan