Әюб 17 - Изге ЯзмаӘюбнең өмете 1 Рухым сынды минем, көннәрем сүнеп бара, кабер читендә мин. 2 Тирә-юнем мыскыл итүчеләр белән тулган, алар, мәсхәрәләп, күземне дә ачтырмыйлар. 3 Зинһар, минем урынга Җавап бирүчем бул! Яклап, үзенең канаты астына алырлык тагын кемем бар?! 4 Мәсхәрә итүчеләрнең зиһенен томаладың Син, шул рәвешчә аларга җиңәргә ирек бирмәдең. 5 Кеше үзенең дусларын мәҗлескә җыя, ә балалары ачтан интегә. 6 Аллаһы бар кеше алдында миннән бер көлке ясады, алар минем йөземә төкерәләр. 7 Кайгыдан күзләрем томанланды, гәүдәм бер күләгә генә булып калды – 8 намусы булганнар моны күреп офтана, гаепсез адәмнәрнең денсезләргә ачуы кабара. 9 Тик шулай да тәкъва кеше юлдан һич тайпылмас, кулы чиста кеше тагы да куәтләнер. 10 Ә менә сез һәммәгез кире әйләнеп кайтыгыз! Арагыздан акыллы бер кеше табармынмы икән? 11 Көннәрем узып китте, өметләрем, йөрәгем ашкынулары чәлпәрәмә килде. 12 Ә дусларым төнне „көн“ дип ышандырмакчылар, алар: „Яктылык – якын гына!“ – ди, әмма тирә-якта бары караңгылык. 13 Әгәр үлеләр дөньясы минем йортым булса, караңгылыкка ятагымны җәйсәм, 14 каберемне: „Син – минем атам“, – дип, суалчаннарны: „Сез – минем анам вә сеңелләрем“, – дип атасам, 15 ә кайда соң алайса минем өметем?! Өметемне минем кем күрер?! 16 Өметем дә үзем белән бергә үлеләр дөньясының капка төбенә иңәр – аның белән бергә туфракка әйләнербез». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia