Әюб 16 - Изге ЯзмаӘюбнең бишенче нотыгы Бичара юатучылар 1 Җавабында Әюб болай диде: 2 «Мондый сүзләрне мин күп ишеттем, ниткән юатучылар сез – кайгы гына өстисез! 3 Буш сүзләрнең азагы булырмы бер? Миңа каршы сөйләргә нәрсә мәҗбүр итә сезне? 4 Әгәр сез минем урында булсагыз, мин дә шулай сөйләнер идем, сезгә каршы гаеп артыннан гаеп ташлар, шелтәләп, башымны селкеп торыр идем. 5 Нотыкларым белән гайрәт биреп, авызымнан юату сүзләре яудырыр идем. Аллаһының Әюбкә һөҗүм итүе 6 Сөйләсәм дә – җан әрнүе басылмас, тынып калсам да – сүрелмәс. 7 И Аллам, Син минем бөтен җелегемне суырдың, барча якыннарымны харап итеп бетердең, 8 тәнемне киптереп корыттың – миңа каршы сөйләүче шаһитлык бу, арыклыгым да – миңа каршы сөйләүче билгедер. 9 Ачуыннан Аллаһы миңа һөҗүм итә, җәфалый һәм тешләрен шыкырдата; дошманнарым миңа күзләре белән тишәрдәй итеп карыйлар, 10 авызларын ыржайтып, мине мыскыллыйлар, ачуланып, яңакларымны чабаклыйлар; бөтенесе миңа каршы сүз берләшкән. 11 Аллаһы мине яманнар иркенә бирде, яманнар кулына ыргытты. 12 Мин кайгысыз яши идем – Ул минем тормышымны җимерде, муенымнан тотып алды да чәрдәкләп атты, һөҗүм итәр өчен, миңа тамга салды. 13 Һәр тарафтан минем өскә Аның уклары оча, мәрхәмәтсез рәвештә бөер-бавырларымны үтәли тишә һәм үтемне җиргә агыза. 14 Ул миңа җимерү артыннан җимерү китерә, сугыш чукмары кебек, минем өскә ташлана. 15 Тәнем каплар өчен, тупас тукымадан кайгы киеме тектем, маңгаем белән җиргә кадәр башымны идем; 16 елый-елый битләрем кызарып бетте, күз кабакларымны үлем караңгылыгы каплады. 17 Ә бит минем куллар җәбер-золым белми, догаларым да ихлас күңелдән. 18 И туфрак, сеңдермә минем канымны! Кычкырган тавышым да югалып калмасын! 19 Ләкин күкләрдә хәзер дә минем Шаһитым бар, югарыда минем Яклаучым бар. 20 Дусларым мине мәсхәрәлиләр, әмма минем күзләрем Аллаһы каршында яшь коя. 21 Их, кешеләр арасындагы бәхәсне хөкем итүче адәм булган кебек, Аллаһы белән бәхәсне дә берәрсе шулай хөкем итсен иде! 22 Санаулы еллар үтәр дә китәр – мин кире әйләнеп кайтмаслык юлга китеп барырмын. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia