Әюб 15 - Изге ЯзмаӘлифазның икенче нотыгы Сине үз авызың хөкем итә 1 Теманлы Әлифаз болай дип җавап бирде: 2 «Җил алып килгән сүзләр белән гакыл иясе җавап бирерме, эссе җилләр белән корсагын тутырырмы?! 3 Мәгънәсез сүзләр, файдасыз нотыклар белән каршы сөйләп торырмы ул?! 4 Син хәтта Аллаһыдан курку хисен оныттың, Аның турында уйлануны ваклык дип саныйсың. 5 Синең гөнаһың телеңне шулай сөйләргә өйрәткән; хәйләкәрләр телен үзләштергәнсең син. 6 Сине мин түгел, үз авызың хөкем итә, үз телең үзеңә каршы дәлиллек бирә. 7 Әллә син дөнья йөзенә беренче кеше булып тудыңмы, таулар барлыкка килгәнче үк яратылдыңмы?! 8 Әллә син Аллаһы киңәшмәсендә утырдыңмы, акылны шунда үзең генә җыйдыңмы?! 9 Без белмәгән ни-нәрсә мәгълүм сиңа, без аңламаган ни-нәрсәнең асылына төшендең?! 10 Безнең арада чал чәчлеләр дә, картлар да – атаңнан да өлкәнрәкләр бар! 11 Әллә сиңа Аллаһы күрсәткән юанычлар, сиңа әйтелгән иркә сүзләр аз булдымы?! 12 Нигә йөрәгең сине шулай вәсвәсәгә сала, нигә күзләрең ачулы елтырый? 13 Нигә рухың Аллаһыга каршы юнәлгән, нигә авызыңнан шундый сүзләр чыга? 14 Кеше ничек пакь-саф күңелле булсын, хатын-кыздан туган кеше ничек тәкъва була алсын? 15 Әгәр Аллаһы Үзенең изге затларына да ышанмый, Аның күзендә күкләр дә чиста түгел икән, 16 ялганны су кебек эчә торган, бозык җанлы адәми зат Аның каршында ничек саф була алсын?! Яман кешенең язмышы 17 Мин сөйләрмен сиңа, ә син тыңлап тор, күргәннәремне сөйләп бирермен, 18 гакыл ияләренең сүзләрен – ата-бабалары яшермәгәнне сөйләрмен. 19 Җир аларга гына бирелгән булган, алар арасында ятларга урын табылмаган. 20 Яман кешенең тормышы газап эчендә узар – җәберләүчегә бирелгән гомер еллары санаулы. 21 Аның колак төбендә дәһшәтле авазлар яңгырап тора, дөньялар тыныч вакытта да аңа җан кыючы килә. 22 Караңгылыктан котыласына ышанмый ул; каршысында һәрчак кылыч көтеп тора. 23 „Кайдан табыйм икән?“ – дип, икмәк эзләп каңгырып йөри, караңгылык көне җитүен сизә ул. 24 Авырлык һәм бәла-казалар аны куркуга салалар, яу белән килүче патшадай, аның котын алалар. 25 Чөнки ул Аллаһыга кул күтәрде, Кодрәт иясенә каршы баш калкытты, 26 кабырчыклы, калын калканын тотып, тәкәбберләнеп Аңа каршы йөгерде. 27 Бу яман бәндәнең йөзе симергәнгә, ботларын май басканга, 28 таланган шәһәрләрдә, кешеләр ташлап киткән, җимерелергә җиткән йортларда яшәр ул. 29 Ул инде бай булмас, мал-мөлкәте тузып бетәр, байлыгы дөнья буйлап җәелеп китә алмас, 30 һәм ул караңгылыктан качып котылмас. Аның үсентеләрен ялкын ялмап алыр, Аллаһының сулышы аны себереп ташлар. 31 Буш өметләргә ымсынып алданмасын: әҗере шул ук бушлык булачак бит! 32 Тиешлесен тулысы белән вакытыннан алда алыр, аның ботаклары яфрагын коеп бетерер; 33 өлгермәгән җимешләрен койган йөзем куагы кебек ул, чәчкәләрен иртә койган зәйтүн агачы кебек, 34 чөнки денсезләр өере кысыр булыр, ришвәтченең чатырын ялкын чорнап алыр. 35 Бозыклык чәчкәннәр бәла җыяр, аларның йөрәге ялган артыннан ялган тудырыр». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia