Әюб 14 - Изге ЯзмаКеше гомеренең кыскалыгы турында 1 И-и хатын-кыздан туган адәм баласы! Кыска аның гомере һәм борчу белән тулы. 2 Чәчәк кебек ачыла да сулып коела, күләгә кебек чагылып үтә дә юкка чыга. 3 Менә кем артыннан күзәтчелек итәсең Син! Менә кемне хөкемгә тартырга телисең! 4 Нәҗес-шакшы булганны кем пакь кыла ала? – Беркем дә! 5 Кешенең көннәре алдан билгеләнгән, айлары да Синең ихтыярда – Син куйган әлеге чикне ул беркайчан да үтеп чыга алмаячак. 6 Син аңардан күз карашыңны ал да аны тынычта калдыр, көнлекче кебек, эш көннәрен хәвефсез төгәлләсен. 7 Хәтта агачның да киләчәккә өмете бар: кискән саен ул кабаттан терелеп китә, япь-яшь үсентеләр җибәрә. 8 Тамырлары аның җирдә картайса да, кискән төбе җир астында корыса да, 9 дым сизелү белән ул буйга китәр, яшь үсентедәй, яңа бәбәкләр чыгарыр. 10 Кеше, үлгәннән соң, көч-дәрманын җуя, вафатыннан соң юкка чыга. 11 Күлнең дә суы китә, елганың да суы кими, кибә. 12 Кеше дә шулай: ятар да кабат тормас, күкләр юкка чыкканчы, ул уянмас, йокысыннан арына алмас. 13 Ачуың басылганчы, мине яшереп торсаң, үлеләр аймагына качырып куйсаң иде дә, билгеләгән вакытың җиткәч, мине исеңә төшерсәң иде! 14 Тик, үлгәч, кеше кабат терелер микән? Авыр хезмәт көннәрем үткәнче, азат булуымны өметләнеп көтәр идем. 15 Чакырсаң, җавап бирер идем; Үзең бар иткән бәндәңне сагыныр идең; 16 шунда, адымнарымны санасаң да, гөнаһларымны эзләп тормас идең; 17 яман гамәлләремне букчага салып, мөһер сугар идең дә гаепләремне күздән яшерер идең. 18 Ләкин ишелгәндә тау уалып таралган кебек, кыяташ үз урыныннан күчкән кебек, 19 сулар ташны ашаган кебек, ташкын сулар туфракны юып алып киткән кебек, Син дә кешенең өметен шулай юкка чыгарасың. 20 Син аны тәмам җиңеп, ул шулай китеп барыр, Син аның чыраен үзгәртерсең һәм куып җибәрерсең. 21 Угыллары аның мөхтәрәм булырмы – ул аны белмәс, кимсетелерме – аннан да хәбәрдар булмас. 22 Ул фәкать тәне авыртканны гына сизәр, үз хәлен генә уйлап, күз яшьләре түгәр». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia