Әюб 12 - Изге ЯзмаӘюбнең дүртенче нотыгы Акыл-зиһен миндә дә бар 1 Җавабында Әюб болай диде: 2 «Шулай-шулай, сез барысын да белә торган! Сезнең белән бергә зирәклек тә үләр, ахры! 3 Зиһен-акыл миндә дә бар ул, сездән бер дә ким түгелмен. Сез белгәннәрне, йә, кем белми?! 4 Дусларыма мин мәсхәрәләү өчен бер зат булдым: Аллаһыны дәшеп чакырган һәм Аңардан җавап алган, гадел һәм күңеле саф булган кеше шулай мәсхәрә иясенә әйләнде. 5 Кайгы-хәсрәтсезләр бәлагә юлыккан кешегә мыскыллап карый, сөртенгәнне тагын да төртеп җибәрә. 6 Ә юлбасарларның чатырлары хәвефсез, Аллаһының ачуын китерүче тыныч яши – әйтерсең, Аллаһыны үз кулында күтәреп йөртә. 7 Хайваннардан сорап бак – алар аңлатырлар, очар кошлардан сора – сөйләп бирерләр, 8 туфрак белән киңәшеп кара – ул сиңа аңлатыр, хәтта диңгез балыклары телгә килер. 9 Бар нәрсәнең Раббы кулы белән эшләнгәнен аларның кайсысы белмәс?! 10 Һәр җан иясенең яшәеше, һәр кешенең сулышы – Аның иркендә. 11 Тел-аңкау азык тәмен тойган кебек, колак та һәр сүзне сынамыймы?! 12 Зирәклек – картларда, гакыл озак яшәгәннәрдә була. Аллаһының кодрәте 13 Аллаһыда – һәм зирәклек, һәм кодрәт; Аңарда – киңәш-табыш һәм гакыл. 14 Аллаһы җимергәнне кеше кабат тергезә алмас, Әгәр Ул иректән мәхрүм итсә – кеше кабат ирек күрмәс. 15 Ул яңгырларны туктатса – корылык килер, яудырса – җир йөзен су басар. 16 Кодрәт тә, гакыл да – Аңарда, алданучы да, алдаучы да – Аның ихтыярында. 17 Мәслихәтчеләрне Ул, акылын алып, чарасыз итәр, хөкем итүчеләрне юләргә чыгарыр. 18 Патшаларның билбауларын тартып өзәр, шулар урынына кол чүпрәге бәйләп куяр. 19 Руханиларны дәрәҗәле урыныннан мәхрүм итәр, борынгы хакимнәр токымын бәреп төшерер. 20 Ышанычлы мәслихәтчеләрнең телен кыскартыр, өлкәннәрнең зиһенен чуалтыр. 21 Аксөякләрне хурлык белән каплар, куәтлеләрне коралсыз калдырыр. 22 Караңгылык тирәнлекләрен ачар Ул, дөм караңгылыкта булганны яктыга чыгарыр. 23 Халыкларның берсен югары күтәрер, берсен харап итәр Ул, кайсын җыяр, кайсын таратып бетерер. 24 Халыкларның юлбашчыларын акылдан яздырыр, аларны юлсыз чүлдә куып йөртер – 25 яктылыкның әсәре дә булмаган караңгыда, капшанып, исерекләр кебек, алпан-тилпән йөрер алар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia