Әюб 11 - Изге ЯзмаСофарның беренче нотыгы Кодрәт иясенең бөеклеген белеп бетерә аласыңмы?! 1 Нагамалы Софар болай дип сүз башлады: 2 «Сүз куертучыга каршы әллә җавап юкмы?! Кем бик шома сөйли, әллә шул хаклымы?! 3 Син сафсата сатканда, башкалар тынып торсынмы?! Мыскыл иткәндә, сине туктатырлык адәм юктыр дисеңме?! 4 Син әйтәсең: „Мин дөрес фикер йөртәм һәм Аллаһы каршында пакь-чистамын“, – дип. 5 Аллаһы, телгә килеп, сиңа җавап бирергә теләсә иде, 6 сиңа зирәклекнең серләрен ачып салса иде! Чөнки чын зирәклек күпкырлы бит. Аңла: Аллаһы гөнаһларыңның кайберләрен күрми калырга булды. 7 Аллаһының тирән серләренә төшенә аласыңмы?! Кодрәт иясенең бөеклеген белеп бетерә аласыңмы?! 8 Ул бөеклек күкләрдән дә югарырак – син нәрсә генә эшли аласың? Үлеләр аймагыннан тирәнрәк – син нәрсә белә аласың? 9 Җир йөзеннән дә озынрак, диңгездән дә киңрәк. 10 Әгәр Ул, килеп, зинданга ябып куйса, мәхкәмә җыйса – Аны кем туктата алыр?! 11 Ялганчыларны белә бит Ул: гөнаһ күргәч, игътибарсыз калдырырмы?! 12 Кыргый ишәк кешегә әйләнергә мөмкин, әмма ахмакка беркайчан акыл кермәс. Әгәр син йөрәгеңне Аллаһыга юнәлтсәң 13 Әгәр син йөрәгеңне Аллаһыга юнәлтсәң һәм, ялварып, кулыңны Аңа сузсаң, 14 кулыңны пычраткан бозыклыкны ташлый алсаң һәм өеңдә гаделсезлеккә юл куймасаң – 15 шул чагында оялмыйча йөзеңне күтәрә алырсың, курку белмичә аягыңда нык басып торырсың. 16 Шул чагында бар кайгыларың онытылыр, агып киткән сулар кебек тоелыр алар сиңа. 17 Тормышың көндезге нурдан да яктырак булыр, караңгылык таң белән алышыныр. 18 Алда өмет күреп тынычланырсың, тирә-юнең хәвеф-хәтәрсез булып, тыныч йокларсың. 19 Ятарсың тыныч – берәү дә сиңа янамас; һәм бик күпләр илтифатыңны эзләп килер. 20 Ә яманнарның күзе томаланыр, алар сыеныр урын таба алмас, аларның бар өмете – соңгы сулышны алып үлеп китү». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia