Әюб 1 - Изге ЯзмаӘюб һәм аның гаиләсе 1 Утс дигән җирдә Әюб атлы бер адәм гомер кичерә иде. Ул бик тә саф күңелле вә гадел бер зат булып, Аллаһыдан куркыр вә Аны хөрмәт итәр, явызлыктан тайчаныр иде. 2 Аның җиде углы һәм өч кызы бар иде. 3 Ул җиде мең кәҗә һәм сарык, өч мең дөя, биш йөз пар эш үгезе, биш йөз ишәк асрый һәм бик күп хезмәтче тота иде. Әюб Шәрыкның иң бөек ир заты иде. 4 Аның угыллары, чиратлашып, үз өйләрендә сый мәҗлесләре үткәрерләр һәм бу мәҗлесләргә бергә ашап-эчәргә үзләренең өч кыз кардәшен дә чакырырлар иде. 5 Мәҗлесләр чоры тәмамлангач, Әюб аларны пакьләнү йоласын үтәргә үзенә чакырып алыр иде. Ул, таң беленүгә торып, һәр баласы өчен берәр тулаем яндыру корбаны китерер иде, чөнки Әюб болайрак фикер йөртә иде: «Бәлки, минем балаларым күңелләрендәге уйлары белән Аллаһыны кимсетеп гөнаһ кылганнардыр». Әюб һәрдаим шулай эшләде. Әюбнең беренче сыналуы 6 Бервакыт Аллаһы угыллары Раббы хозурына килделәр, алар арасында шайтан да бар иде. 7 Раббы аңардан: – Син кайдаң килдең? – дип сорады. Шайтан исә Раббыга: – Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – дип җавап бирде. 8 Раббы аңардан: – Колым Әюбкә игътибар итмәдеңме? – дип сорады. – Җир йөзендә аның кебек саф күңелле вә гадел башка берәү дә юктыр: Аллаһыдан куркыр вә Аны хөрмәт итәр, явызлыктан тайчаныр. 9 Шайтан болай дип җавап бирде: – Әюбнең Аллаһыдан куркуы юкка гынамы әллә?! 10 Аның үзен дә, гаиләсен дә, мал-мөлкәтен дә, коймадай әйләндереп алып, Син Үзең саклап торасың түгелме?! Куйган хезмәтләрен Үзең фатихалыйсың – көтүләре әнә ишәйгәннән-ишәеп бара. 11 Әмма, кулыңны сузып, бар нәрсәсенә кагыл гына, ул, һичшиксез, йөзеңә бәреп, Сиңа ләгънәт укыячак. 12 Шунда Раббы болай диде: – Ярый, бүгеннән аның бар мөлкәте синең кулыңда, тик аның үзенә генә тимә. Шайтан аннары Раббы яныннан китеп барды. 13 Көннәрдән беркөнне Әюбнең угыллары һәм кызлары олы абыйларының өендә бергә ашап-эчеп утыралар иде. 14 Шулчак бер хәбәрче, килеп, Әюбкә әйтте: – Үгезләр чәчүлек җирен сөрә иде, якын-тирәдә ишәкләр дә утлап йөри иде; 15 шулчак шебалылар һөҗүм иттеләр дә көтүне куып алып киттеләр, ә көтүчеләрне кылычтан үткәрделәр. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым. 16 Бу адәм сөйләп бетерергә дә өлгермәде, башка берәү, килеп, болай диде: – Күктән Аллаһы уты төшеп, сарык-кәҗәләреңне дә, көтүчеләреңне дә һәлак итте. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым. 17 Бу адәм сөйләп бетерергә өлгермәде, тагын берәү килеп җитте һәм әйтте: – Килданиләр, өч яктан һөҗүм итеп, дөяләреңне куып алып киттеләр, көтүчеләреңне кылычтан үткәрделәр. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым. 18 Ул да сөйләп бетерергә дә өлгермәде, башка берәү, килеп, болай диде: – Синең угылларың һәм кызларың олы абыйларының өендә сыйланып, шәраб эчеп утыралар иде; 19 шулчак чүлдән көчле җил-давыл, килеп, өйнең дүрт почмагына китереп бәрде. Йорт балаларың өстенә җимерелеп төште, һәм алар һәлак булдылар. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым. 20 Шулчак Әюб урыныннан сикереп торды да, өс киемнәрен ерткалап, чәчен кырыкты. Аннары башын җиргә орып сәҗдә кылды 21 һәм әйтте: «Мин әнкәм карыныннан шәрә килеш туган идем, шәрә килеш китәрмен дә. Раббы бирде, Раббы алды: Раббыга мактау-шөкерләр яусын!» 22 Шундый хәлләргә тарып та, Әюб гөнаһ кылмады – Аллаһыны гаепләмәде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia