Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Эстер 9 - Изге Язма


Яһүдиләрнең дошманнардан үч алуы

1 Уникенче айның (Адар аеның) унөченче көнендә патшаның боерык-фәрманын үтәр вакыт җитте. Ул көнне яһүдиләрнең дошманнары аларны буйсындырмакчы иделәр, ләкин, хәлләр кирегә үзгәреп, яһүдиләр үзләре өстенлек алды.

2 Үзләрен һәлак итәргә теләгән кешеләргә һөҗүм итәр өчен, яһүдиләр Ахашверош патша илендәге барлык өлкәләрдә, үз шәһәрләрендә бергә тупландылар. Аларга беркем дә каршы тора алмады, чөнки барча халыкларның яһүдиләрдән коты алынган иде.

3 Мәрдекәйдән курыкканга күрә, өлкә башлыклары, түрәләр, идарәчеләр һәм патша хезмәтендәге һәммәсе яһүдиләргә ярдәм итәргә булды.

4 Патша сараенда Мәрдәкәй гаять дәрәҗәле кешегә әйләнеп, аның даны бөтен өлкәләргә таралды; шул рәвешле, Мәрдәкәйнең абруе үскәннән-үсә барды.

5 Яһүдиләр үзләренең барлык дошманнарын кырып бетерделәр – кылычтан уздырдылар, үтерделәр, юк иттеләр; дошманнары белән нәрсә эшләргә теләсәләр, шуны эшләделәр.

6-10 Башкала Шушанда алар биш йөз кешенең җанын кыйдылар – үтереп ташладылар. Шул исәптән яһүдиләрнең дошманы булган Һамдата углы Һәмәннең ун углын – Паршандатаны, Далпонны, Аспатаны, Поратаны, Адалеяне, Аридатаны, Пармаштаны, Арисайны, Аридайны һәм Вайзатаны үтерделәр, әмма аларның мал-мөлкәтенә кул озайтмадылар.

11 Башкала Шушанда үтерелгән кешеләрнең санын шул көнне үк патшага җиткерделәр.

12 Эстер мәликәгә патша: – Яһүдиләр башкала Шушанда биш йөз кешене үтергәннәр, шул исәптән Һәмәннең ун углын һәлак иткәннәр. Патшалыкның башка өлкәләрендә алар нәрсәләр кылдылар икән?! Әйт, нинди үтенечең бар? Һәммәсе үтәлер! Тагын нинди теләгең бар? Теләгең үтәлер! – диде.

13 Эстер әйтте: – Әгәр хуҗам мәгъкуль күрсә, Шушандагы яһүдиләргә бүгенге фәрманыңны иртәгә дә гамәлгә ашырырга рөхсәт итсә иде, һәм дә Һәмән угылларының җәсәдләрен дарга ассалар иде.

14 Патша шулай эшләргә әмер бирде: Шушанда фәрманы игълан ителде, ә Һәмәннең ун углын асып куйдылар.

15 Шушандагы яһүдиләр Адар аеның ундүртенче көнендә дә бергә тупландылар һәм өч йөз кешене үтерделәр, әмма аларның мал-мөлкәтенә кул озайтмадылар.

16 Патшалыкның башка өлкәләрендәге яһүдиләр дә, бергә тупланып, гомерләрен саклар һәм, дошманнарыннан арынып тыныч яшәр өчен, үзләрен күрәлмаучы җитмеш биш мең кешене үтерделәр, әмма аларның малына кул озайтмадылар.

17 Бу хәлләр Адар аеның унөченче көнендә булды, һәм шул айның ундүртенче көнендә алар ял иттеләр – бу көнне алар, шатланышып-куанышып, мәҗлесләр җыйдылар.

18 Шушандагы яһүдиләр исә айның унөченче һәм ундүртенче көнендә дә бергә тупландылар, ә унбишенче көнендә ял иттеләр – бу көнне алар, шатланышып-куанышып, мәҗлесләр җыйдылар.

19 Менә шуңа күрә авыл-салаларда яшәүчеләр Адар аеның ундүртенче көнен бәйрәм көне итеп билгеләп үтәләр. Ул көнне алар, шатланышып-куанышып, мәҗлесләр җыялар, бер-берсенә сый-бүләкләр җибәрәләр.


Пурим бәйрәме

20 Мәрдәкәй бу хәлләрне язып куйды һәм Ахашверош патшаның барлык өлкәләренә – якындагы һәм ерактагы яһүдиләрнең һәммәсенә – хатлар җибәрде.

21 Хатта һәр елны Адар аеның ундүртенче һәм унбишенче көннәрен билгеләп үтәргә тәкъдим ителгән иде.

22 Чөнки бу көннәрдә яһүдиләр дошманнарыннан арынган, кайгылары – шатлыкка, моң-зарлары бәйрәмгә әйләнгән иде. Мәрдәкәй: «Бу көннәрдә бер-берегезгә күчтәнәчләр җибәреп, ярлыларга бүләкләр өләшеп, шатланышып-куанышып, мәҗлесләр җыегыз», – дип язган иде.

23 Яһүдиләр, Мәрдәкәйнең тәкъдимен кабул итеп, шул көннәрне бәйрәм буларак билгели башладылар.

24 Чөнки бөтен яһүдиләрнең дошманы булган Агаг нәселеннән Һамдата углы Һәмән, яһүдиләрне харап итәргә ният корып, аларны кырып бетерер өчен, «пур», ягъни жирәбә салган иде.

25 Әмма Эстер мәликә, килеп, патшадан үтенгәч, Һәмәннең явыз нияте үз башына төшсен өчен, патша аны һәм аның угылларын дар агачына асарга язма әмерен бирде.

26-27 Менә шуңа күрә дә бу бәйрәмгә Пурим дип исем бирелгән. (Бу исем «пур» сүзеннән алынган.) Шулай итеп, Мәрдәкәйнең хатында язылганнарны, күргән-кичергәннәрне истә тотып, яһүдиләр – үзләре, балалары һәм аларга килеп кушылучылар – шушы ике көнне, язылганча, һәр елны билгеләнгән вакытында бәйрәм итәргә тиеш, дигән карар кабул иттеләр.

28 Һәр буын, һәр гаилә шушы көннәрне барча шәһәр вә өлкәләрдә хәтердә тотарга – бәйрәм итәргә, Пурим көннәре яһүдиләр арасында гамәлдән чыкмаска, һәм шул көннәр турындагы истәлек киләчәк буыннар хәтерендә сакланырга тиеш булды.

29 Пурим турындагы хат раслансын өчен, Абихаил кызы Эстер мәликә һәм яһүди Мәрдәкәй тагын бер абруйлы хат язып җибәрделәр.

30 Тынычлык вә иминлек теләп язылган хатлар Ахашверош патшалыгының йөз егерме җиде өлкәсендә яшәүче барлык яһүдиләргә юлланды.

31 Яһүдиләр үзләре һәм балалары өчен ураза тоту һәм кайгы көннәрен билгеләп куйган кебек, яһүди Мәрдәкәй белән Эстер мәликә язганча, Пурим көннәре дә билгеләнгән вакытта үткәрелергә тиеш иде.

32 Пурим бәйрәме турындагы кагыйдәләр, шулай итеп, Эстернең әмере нигезендә расланып, китапка язып куелды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan