Эстер 7 - Изге ЯзмаҺәмәнне дар агачына асулары 1 Патша янә Һәмән белән бергә Эстер мәликәнең мәҗлесенә килде. 2 Икенче көнне дә, шәраб эчкәндә, Эстер мәликәдән патша: – Эстер мәликә, нинди үтенечең бар? – дип сорады. – Һәммәсе үтәлер! Теләгең нидә? Патшалыгымның яртысын сорасаң да, теләгеңне үтәрмен! – диде. 3 Эстер мәликә җавап биреп әйтте: – И хуҗам, әгәр мин синең күз алдыңда илтифат казанганмын икән, һәм син мәгъкуль күрәсең икән, теләгем шулдыр: җанымны саклачы! Һәм минем халкымны да саклап калсаң иде – үтенечем шулдыр! 4 Чөнки безне саттылар – мине дә, халкымны да үтерергә, кырып бетерергә, юкка чыгарырга ният кылалар. Әгәр безне коллыкка гына саткан булсалар, мин дәшми дә калыр идем, башыбызга төшкән хәсрәт хакында хуҗама әйтеп тә тормас идем. 5 Шуннан Ахашверош патша Эстер мәликәдән сорады: – Моны эшләргә җөрьәт иткән кеше – кем ул?! Кайда ул адәм?! 6 Эстер әйтте: – Безне күрәлмаучы явыз дошман – Һәмәндер! Ахашверош патша белән мәликә Эстердән Һәмәннең коты алынды. 7-8 Ачуы кузгалган патша, мәҗлесне ташлап, сарай бакчасына чыкты. Патшаның катгый карарга килүен аңлаган Һәмән, җанын сакламакчы булып, Эстер мәликәдән ялварып сорар өчен, мәҗлес бүлмәсендә калды. Патша сарай бакчасыннан әйләнеп кергән вакытта, Һәмән Эстер мәликә утырган кәнәфигә йөзе белән капланган иде. Патша: – Җитмәсә, минем өемдә, минем янымда мәликәне мыскыл итәргә телисеңме?! – дип кычкырды. Патшаның авызыннан шушы сүзләрнең чыгуы булды – шундук Һәмәннең йөзен капладылар. 9 Патшага хезмәт күрсәтүче хәрәм агаларыннан Харбона исемлесе шулчак: – Менә, патшага игелек кылган Мәрдәкәйне асар өчен Һәмән эшләткән илле аршын биеклегендәге дар агачы Һәмәннең өе янында тора, – диде. Шуннан патша: – Алайса аны шунда асыгыз! – дип боерды. 10 Мәрдәкәй өчен эшләткән дар агачына Һәмәннең үзен асып куйдылар. Шуннан патшаның ачуы басылды. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia