Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Эстер 6 - Изге Язма


Һәмәннең Мәрдәкәйгә хөрмәт күрсәтергә мәҗбүр булуы

1 Ул төнне Ахашверош патшаның күзенә йокы кермәде. Ул, патшалыктагы истәлекле вакыйгалар теркәлгән китапны китертеп, кычкырып укырга боерды.

2 Анда Ахашверош патшага кул салырга ният корган ике хәрәм агасы – ишек сакчылары Бигтән белән Тереш хакында Мәрдәкәйнең хәбәре язылган иде.

3 Патша: – Моның өчен Мәрдәкәйгә нинди хөрмәт күрсәтелде, нинди бүләк бирелде? – дип сорады. Патша хезмәтендәге сарай әһелләре: – Аңа һичнинди бүләк бирелмәде, – дип җавап кайтардылар.

4 Шулчак патша: – Ишегалдында кем бар? – дип сорады. Анда Һәмән басып тора иде. Ул, үзе әзерләткән дар агачына Мәрдәкәйне ассыннар дип патша белән сөйләшү өчен, сарайның тышкы ишегалдына килгән иде.

5 Сарай әһелләре: – Менә, ишегалдында Һәмән көтеп тора, – диделәр. Патша: – Керсен, – диде.

6 Һәмән кергәч, патша аңардан: – Бүләкләргә теләгән кешесенә патша нинди хөрмәт күрсәтә ала? – дип сорады. Һәмән үзалдына: «Патша миннән башка тагын кемгә хөрмәт күрсәтсен икән?!» – дип уйлап куйды.

7-8 Патшага җавап итеп, ул: – Әгәр патша кемгәдер хөрмәт күрсәтергә тели икән, әлеге кешегә үзе кия торган киемнәрне һәм үзе атланып йөри торган, патша тамгасы беркетелгән атны китерсеннәр. – диде. –

9 Әлеге киемнәрне дә, атны да патшаның иң дәрәҗәле түрәләреннән берсенә китерсеннәр, ул исә, патша бүләкләргә теләгән кешегә шул киемнәрне кигертеп, шул атка атландырып, шәһәр мәйданы аша узсын һәм аның алдыннан барган чакта: «Бүләкләргә теләгән кешесен патша менә ничек хөрмәтли!» – дип кабатласын.

10 Патша шуннан Һәмәнгә: – Сөйләгәнеңчә, хәзер үк кием һәм ат алып кил дә Патша капкасы төбендә утыручы яһүди Мәрдәкәйгә шуны эшлә. Сөйләгәннәреңнең берсен дә төшереп калдырма, – диде.

11 Һәмән, кием һәм ат алып килеп, Мәрдәкәйне киендерде, аны атка атландырып, шәһәр мәйданы аша узды һәм, аның алдыннан барган чакта, әледән-әле: – Бүләкләргә теләгән кешесен патша менә ничек хөрмәтли! – дип кабатлады.

12 Мәрдәкәй янә сарай капкасы төбенә әйләнеп кайтты. Һәмән исә, оятыннан башын каплап, өенә ашыкты.

13 Һәмән үзе белән булган хәлне хатыны Зерешка һәм барлык дусларына сөйләде. Акыл бирүче дуслары һәм хатыны Зереш Һәмәнгә әйттеләр: – Мәрдәкәй аркасында синең дәрәҗәң түбән төште. Әгәр ул яһүдиләрдән икән, димәк, син аны җиңә алмассың – аның алдында баш иярсең.

14 Алар шулай сөйләшеп торганда, патшаның хәрәм агалары килеп Һәмәнне Эстер хәзерләгән мәҗлескә барырга ашыктырдылар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan