Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Эстер 5 - Изге Язма


Эстернең патшаны һәм Һәмәнне мәҗлескә чакыруы

1 Өченче көндә Эстер, мәликәчә киенеп, патша сараеның эчке ишегалдына, патша бүлмәсенең ишеге янына килеп басты. Патша исә бүлмәсенең ишегенә каршы урнашкан тәхетендә утыра иде.

2 Ишегалдында басып торган Эстерне күреп, патшаның күңелендә мәрхәмәт уянды, һәм кулындагы алтын таягын ул Эстергә таба сузды. Эстер, патшага якынлашып, таякның очына орынды.

3 Патша әйтте: – Нәрсә булды, Эстер мәликә, нинди үтенечең бар? – диде. – Мин сиңа патшалыгымның яртысын бирергә дә әзермен.

4 Эстер әйтте: – Әгәр хуҗам мәгъкуль күрсә, бүген мин аны Һәмән белән бергә үзем әзерләгән мәҗлескә чакырмакчы идем, – диде.

5 Патша: – Эстер чакырган мәҗлескә бару өчен, тиз арада Һәмәнне эзләп табыгыз, – дип боерык бирде. Ахашверош патша белән Һәмән, шулай итеп, Эстер әзерләгән табынга килделәр.

6 Шәраб эчкәндә, Эстер мәликәдән патша: – Нинди үтенечең бар? – дип сорады. – Һәммәсе үтәлер! Теләгең нидә? Патшалыгымның яртысын сорасаң да, теләгеңне үтәрмен! – диде.

7 Эстер җавабында әйтте: – Теләгем һәм үтенечем менә шундый:

8 әгәр мин хуҗам күз алдында илтифат казанган булсам, әгәр хуҗам минем теләгемне һәм үтенечемне канәгатьләндерүне мәгъкуль күрсә, хуҗамның иртәгә дә Һәмән белән бергә мин әзерләячәк мәҗлескә килүен сорар идем. Шунда хуҗам алдында гозеремне дә әйтермен, – диде.

9 Һәмән ул көнне мәҗлестән шат һәм көр күңел белән чыкты. Әмма сарай капкасы төбендә, ихтирам күрсәтеп аягүрә торып басмаган, аның каршында калтырап калмаган Мәрдәкәйне күргәч, Һәмәннең ачуы кузгалды.

10 Шулай да Һәмән үзен сабыр тотты. Ә өенә кайткач, дус-ишләрен һәм хатыны Зерешны чакырырга кеше җибәрде.

11 Һәмән аларга үзенең гаҗәеп күп байлыгы, угылларының күплеге хакында, патшаның аны ничек югары күтәрүе һәм түрәләр, хезмәтчеләр өстеннән башлык итеп куюы турында мактанып сөйләде.

12 Һәмән әйтте: – Эстер мәликә дә үзе әзерләгән мәҗлескә, патша белән бергә бару өчен, миннән башка һичкемне сайламады; шулай ук иртәгә дә патша белән бергә мин аның мәҗлесенә чакырулымын.

13 Әмма бу мине һич тә канәгатьләндерми; минем өчен иң ачу китергәне – яһүди Мәрдәкәйнең патша сарае капкасы төбендә утыруын күрүдер, – диде.

14 Хатыны Зереш һәм аның барлык дуслары Һәмәнгә киңәш итеп әйттеләр: – Илле аршын биеклегендә дар агачы әзерлә дә иртәгесен патшадан Мәрдәкәйне шул агачка асып куюын сора. Шуннан инде, күңелең булып, патша белән бергә мәҗлескә китәрсең. Бу киңәш Һәмәннең күңеленә хуш килде, һәм ул дар агачы ясатты.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan