Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Эстер 4 - Изге Язма


Мәрдәкәйнең Эстердән яһүдиләрне коткаруын соравы

1 Әлеге хәбәрне ишеткәннән соң, Мәрдәкәй өс киемен ертып тупас тукымага төренде дә, башына көл сибеп, ачы күз яшьләре түгә-түгә шәһәр урамнары буйлап китте.

2 Әмма патша сараеның капкасы янына җиткәч, туктап калды, чөнки тупас тукымага төренгән килеш патша сараеның капкасыннан керергә ярамый иде.

3 (Патша фәрманы язылган карар килеп җиткән һәр өлкәдә яһүдиләр хәсрәткә төштеләр, ураза тотып, ачы күз яшьләре түктеләр. Күбесе, тупас тукымага төренеп, көл эчендә ятты.)

4 Эстернең хезмәтче кызлары һәм хәрәм агалары килеп, Мәрдәкәй турында сөйләп биргәч, мәликә, бу хәлгә борчылып, Мәрдәкәй өстен алыштырсын дип, аңа кием-салым җибәрде, әмма Мәрдәкәй киемнән баш тартты.

5 Шуннан соң Эстер, үзенә хезмәт итү өчен, патша тарафыннан куелган хәрәм агаларыннан берсен – Һатакны чакырды да, Мәрдәкәйгә ни-нәрсә булганлыгын белергә дип, аның янына җибәрде.

6 Һатак, шулай итеп, патша сарае капкасы каршына, шәһәр мәйданына Мәрдәкәй янына чыкты.

7 Мәрдәкәй үзе белән нәрсә булганын һәм яһүдиләрне юк итү өчен патша казнасына Һәмән вәгъдә иткән көмешнең күләме хакында аңа сөйләп бирде.

8 Эстер эшнең асылын аңласын өчен, ул, Эстергә күрсәтсен дип, яһүдиләрне юк итү хакында Шушанда игълан ителгән әмернең күчермәсен Һатакка бирде; Эстергә патша янына керергә, үз халкы өчен аңа ялварырга, мәрхәмәтен сорарга кушты.

9 Һатак, кайтып, Мәрдәкәйнең сүзләрен Эстергә сөйләп бирде.

10 Эстер исә, Мәрдәкәйгә сөйләү өчен, Һатакка болай диде:

11 – Патша хезмәтендәге кешеләргә һәм патша өлкәләрендә яшәүче халыкларның һәммәсенә мәгълүм ки, сарай эченә, патша янына чакырылмыйча кергән һәркемне – ирме ул, хатын-кызмы – бер хөкем көтә, ул да булса – үлем; патша үзенең алтын таягы белән кемгә төртеп күрсәтсә, бары тик шул гына исән кала ала. Ә минем менә утыз көн инде патша янына чакырылганым юк.

12 Эстернең бу сүзләре Мәрдәкәйгә килеп иреште.

13 Мәрдәкәй, Эстергә җавап итеп, болай диде: – Патша сараенда яшәгәнгә барча яһүдиләр арасыннан берүзем исән калырмын, дип уйлама.

14 Әгәр шундый вакытта дәшми калсаң, яһүдиләргә ярдәм һәм котылу башка урыннан килер, әмма син һәм атаңның гаиләсе һәлак булыр. Кем белгән, бәлки син нәкъ менә шушындый вакыт өчен мәликә дәрәҗәсенә ирешкәнсеңдер дә.

15 Мәрдәкәйгә җавабында Эстер болай диде:

16 – Бар, Шушандагы барлык яһүдиләрне бергә җый да минем өчен ураза тотыгыз – өч тәүлек буена көндез дә, төнлә дә ашамагыз һәм эчмәгез. Шулай ук мин дә үземнең хезмәтче кызларым белән бергә ураза тотармын. Шуннан соң, гәрчә канунга каршы булса да, патша хозурына керермен. Әгәр инде һәлак булам икән – булырмын.

17 Мәрдәкәй китте һәм, Эстер аңа ничек әмер иткән булса, шулай эшләде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan