Эстер 10 - Изге ЯзмаМәрдәкәйнең патшадан соң иң зур түрә булуы 1 Шушы хәлләрдән соң Ахашверош патша коры җирләрдә һәм диңгез утрауларында яшәүчеләргә ясак салды. 2 Патшаның кодрәте һәм көче, патша югары күтәргән Мәрдәкәйнең бөеклеге хакында тулы мәгълүмат Мадай һәм Фарсы патшаларының елъязмаларына теркәлде. 3 Үзенең халкы өчен игелекле эшләр кылучы, кавеменең иминлеген кайгыртучы, Ахашверош патшадан кала илдә иң зур түрә булган яһүди Мәрдәкәй яһүдиләр арасында дәрәҗәле кеше һәм күп санлы кардәшләренең яраткан углы иде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia