Эстер 1 - Изге ЯзмаАхашверош патшаның Вәшти мәликәне кире кагуы 1 Бу вакыйга Ахашверош заманында булды. Ул вакытларда Ахашверош Һиндстаннан алып Хәбәшстанга кадәр җәелгән йөз егерме җиде өлкә өстеннән патшалык итә иде. 2-3 Аның тәхете Шушан каласындагы кальгада урнашкан иде. Хакимлегенең өченче елында ул, барлык түрәләрен, үз хезмәтендәге кешеләрне, шулай ук Фарсы һәм Мадай гаскәрбашларын, өлкә хакимнәрен һәм башлыкларын мәҗлескә җыеп, 4 йөз сиксән көн дәвамында аларга патшалыгының мул байлыгын, бөеклеген һәм данын күрсәтте. 5 Шуннан соң ул үзенең башкаласы Шушанда, патша сарае бакчасында, җиде көн дәвамында кечесе-олысыннан бөтен халыкны сыйлады. 6 Бакчада мәрмәр баганаларга көмеш алкалар ярдәмендә җете кызыл төстәге нәфис җитен тасмалар белән ак һәм зәңгәр киҗе-мамык пәрдәләр эленгән; алсу ташлар, мәрмәр, энҗе һәм кыйммәтле ташлар түшәлгән басмага алтын вә көмеш кәнәфиләр куелган иде. 7 Эчемлекләр төрледән-төрле алтын савытларга салып бирелде; юмарт патшаның шәрабы мул иде. 8 Эчү ихтыяри булды, һичкем мәҗбүр итмәде, чөнки патша үз сараендагы барлык хезмәтчеләренә: «Һәркем теләгән кадәр эчсен», – дип әмер биргән иде. 9 Нәкъ шул ук вакытта Вәшти мәликә Ахашверош патша сараенда хатыннар өчен мәҗлес үткәрде. 10-11 Җиденче көнне, патшаның күңеле шәрабтан кәефләнгәч, ул үзенә хезмәт күрсәтүче Меһуман, Бизтә, Харбона, Бигтә, Абагта, Зетәр һәм Кәркәс исемле җиде хәрәм агасына таҗ кигән Вәшти мәликәне үз каршысына китерергә әмер бирде – җыелган халыкка һәм түрәләргә ул аның гүзәллеген күрсәтмәкче булды, чөнки мәликә бик чибәр иде. 12 Әмма Ахашверош үзенең хәрәм агалары аша белдергән әмергә Вәшти мәликә буйсынмады – килергә теләмәде. Патшаның моңа бик нык ачуы килде – аның эчендә ярсу кайнады. 13 Шуннан патша һәрнәрсәне яхшы белүче акыл ияләрен чакырып алды, чөнки эшләрен хәл иткәндә, патша, гадәте буенча, канун һәм хокук белгечләре белән киңәшә иде. 14 Ул чакта аңа иң якын дигәннәре Кәршенә, Шетар, Адмата, Таршиш, Мерес, Марсена, Мемүкән булып, алар патша белән еш очрашучы һәм патшалыкта югары урыннарда утыручы җиде Фарсы һәм Мадай түрәсе иде. Патша алардан: 15 – Ахашверош патшаның хәрәм агалары аша белдергән әмерен тыңламаган өчен, Вәшти мәликәгә канун нишләргә куша? – дип сорады. 16 Патша һәм түрәләр алдында Мемүкән җавап бирде: – Вәшти мәликә бер патша каршында гына түгел, бәлки барлык түрәләр һәм Ахашверош патшалыгының барлык өлкәләрендәге халык-кавемнәр каршында да гаепле, – диде. – 17 Мәликәнең әлеге кыланышы бөтен хатыннарга ишетеләчәк, шуннан соң алар үзләренең ирләрен бөтенләй санга сукмый башлаячак, «Ахашверош патша Вәшти мәликәне үзенең каршына китерергә әмер биргән икән дә, ә ул килмәгән», – диячәк, 18 Фарсы һәм Мадайның барлык аксөяк хатыннары, мәликәнең мондый кыланышы хакында ишеткәч, патша хезмәтендәге барлык түрәләргә шуны ук сөйләячәк; алар да ирләрен санга сукмый башлап, бу хәл күп күңелсезлекләр китереп чыгарачак. 19 Әгәр патша мәгъкуль күрсә, ул: «Вәшти мәликә моннан ары Ахашверош патша хозурына килмәячәк», – дип, үз исеменнән әмер бирсен. Бу әмер Фарсы һәм Мадай кануннарына язылып үзгәртелмәсен, ә мәликәлек дәрәҗәсен исә патша, Вәштидән алып, яхшырак башка хатынга бирсен. 20 Бөтен бөек патшалыкка игълан ителәчәк бу әмерне ишеткәннән соң, барлык хатыннар үзләренең ирләрен, бай яки ярлы булуына карамастан, хөрмәт итә башларлар. 21 Бу сүзләр патша һәм түрәләрнең күңеленә бик хуш килде. Ахашверош нәкъ Мемүкән әйткәнчә эшләде. 22 «Һәрбер ир үз өендә хуҗа булсын» дигән хатлар патшалыкның барлык өлкәләренә, һәр өлкәнең үз язуы белән, һәр кавемнең үз телендә җибәрелде. Бу әмер һәрбер телдә игълан ителде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia