Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ешуа 8 - Изге Язма


Исраилиләрнең Гайны яулап алуы

1 Раббы Ешуага: – Курыкма һәм рухыңны төшермә! Бөтен гаскәреңне үзең белән алып, Гайга каршы сугышка күтәрел. Гайның патшасын, аның халкын, шәһәрен һәм җирләрен Мин синең кулга тапшырам.

2 Әрихә һәм аның патшасына ни кылсаң, Гай һәм аның патшасына да шуны эшлә; кулга төшергән мөлкәт белән терлекне үзегезгә калдыр. Шәһәр артына поскын куй.

3 Ешуа үзенең бөтен гаскәрен Гайга каршы яуга күтәрде. Сугышчылар арасыннан ул утыз мең иң батыр яугирне сайлап алды да, төн җитүгә аларны сугышка озатып, болай диде:

4 – Игътибар белән тыңлагыз! Шәһәр читендә сез, бик ерак китмичә яшеренеп, сугышка әзер булып торырга тиешсез.

5 Мин исә гаскәр белән бергә шәһәргә таба кузгалам. Гай халкы теге чактагы сыман безгә каршы күтәрелгәч, чигенә башларбыз.

6 «Теге вакыттагы сыман бездән качалар», – дип уйлап, алар безне куа чыгарлар; шулай итеп, аларны без шәһәрне калдырырга мәҗбүр итәрбез. Без алардан кача башлауга,

7 яшеренгән җирегездән чыгып, сез шәһәрне яулап алырсыз – Раббы Аллагыз аны сезнең кулга тапшыра.

8 Шәһәрне кулга төшерүгә, аңа ут төртегез, барысын да Раббы әмер иткәнчә эшләгез. Бу – минем боерыгым.

9 Ешуа озатып җибәрүгә, алар юлга кузгалдылар һәм Бәйт-Эл белән Гай арасында, Гайның көнбатыш тарафындагы бер аулак җирдә яшеренделәр. Ешуа исә ул төнне халык арасында уздырды.

10 Икенче көнне ул, таң белән торып, гаскәрне туплады һәм Исраил өлкәннәре белән бергә гаскәр башында Гайга юл алды.

11 Ешуа сугышчылары, шәһәргә якынлашып, аңардан төньякта чатырларын кордылар; шәһәрдән аларны үзән генә аерып тора иде.

12 Ешуа биш меңләп сугышчыга шәһәрдән көнбатышта, Бәйт-Эл белән Гай арасында яшеренеп торырга боерды.

13 Исраил гаскәриләре түбәндәгечә урнашты: төп көч – шәһәрдән төньякта, бер өлеше исә – көнбатышта. Ул төнне Ешуа һәм аның гәскәриләре үзәнлеккә төште.

14 Гай патшасы, моны күреп, иртә таңнан үзенең гаскәре белән Исраил сугышчыларына каршы яуга күтәрелде һәм Үрдүн үзәненә таба ашыкты. Ләкин шәһәр артында исраилиләрнең яшеренеп утыруын ул белми иде.

15 Ешуа һәм барча исраилиләр, җиңелгән кебек кыланып, чүлгә таба йөгерергә тотындылар.

16 Гай сугышчылары, шәһәрнең бар халкын чакырып, исраилиләр артыннан куа киттеләр һәм, Ешуаны эзәрлекләп бара торгач, шәһәрдән шактый ерагайдылар.

17 Гайда да, Бәйт-Элдә дә бер ир заты калмады – бөтенесе исраилиләрне куарга ташланды; исраилиләрне эзәрлекләп китеп, шәһәрләре ачык калды.

18 Шунда Раббы Ешуага: – Кулыңдагы сөңгеңне Гайга таба суз! Мин аны синең кулга тапшырам! – диде. Ешуа үзенең сөңгесен Гайга таба сузуга,

19 яшеренеп утырган сугышчылар сикереп тордылар да шәһәргә омтылдылар һәм, Гайны яулап алып, аңа ут төрттеләр.

20 Исраилиләрне эзәрлекләп баручы Гай сугышчылары артларына әйләнеп караса, шәһәр өстендәге төтен баганасы күкләргә ашкан! Алар кайсы тарафка чабарга да белмәде, чөнки чүлгә таба йөгерүче исраилиләр кинәт кенә кирегә борылдылар да үзләрен куа килүчеләргә ташландылар.

21 Яшеренеп торган яугирләренең шәһәрне алуын һәм шәһәр өстендәге төтен баганасын күреп, Ешуа һәм барлык исраилиләр кире борылдылар да Гай халкына һөҗүмгә күчтеләр.

22 Исраил сугышчыларының шәһәрдәгеләре дә Гай халкына каршы килә башлады, һәм тегеләр ике яктан да исраилиләр арасында калды. Шуннан исраилиләр дошманнарын кырырга тотынды: алар кулыннан качып котылучы да, исән калучы да булмады.

23 Бары тик Гай патшасын гына, исән килеш кулга төшереп, Ешуа хозурына алып килделәр.

24 Артларыннан куа чыккан Гай халкын соңгы кешесенә кадәр чүлдә кырып бетергәннән соң, исраилиләр, шәһәргә әйләнеп кайтып, анда калганнарның барчасын кылычтан уздырдылар.

25 Ул көнне бөтен Гай халкының – унике мең ир-ат һәм хатын-кызның гомере киселде.

26 Гай шәһәрендә яшәүчеләрнең һәммәсе кырылып беткәнче, Ешуаның сөңге тоткан кулы алга сузылган килеш кала бирде.

27 Раббы Ешуага әйткәнчә, исраилиләр үзләренә бары тик терлекне һәм шәһәрдә кулга төшергән мөлкәтне генә алдылар.

28 Ешуа, Гайны яндырып, аны мәңгегә хәрабә өеменә әйләндерде; шәһәр шулай бүгенге көнгә кадәр вәйран булып ята.

29 Ешуа Гайның патшасын агачка асып куйды. Кичкә кадәр ул шунда асылынып торды, кояш баеганда исә аны, Ешуа боерыгы белән агачтан төшереп, шәһәр капкасы янына чыгарып ташладылар һәм өстенә зур таш өеме өйделәр. Ул өем әле дә шунда тора.


Ешуаның Раббы Килешүен яңартуы

30 Шушы вакыйгадан соң Ешуа Исраилнең Раббы Алласы хөрмәтенә Эвал тавында мәзбәх корды.

31 Раббы колы Муса Исраил угылларына әйтеп калдырганча һәм Мусаның Канун китабында язылганча, әлеге мәзбәх тимер эш коралы орынмаган, эшкәртелмәгән таштан иде. Исраилиләр шул мәзбәх өстендә Раббыга тулаем яндыру корбаны һәм татулык корбаны китерделәр.

32 Аннары Ешуа шунда, барча исраилиләр алдында, Муса канунын ташка күчереп язды.

33 Исраилнең бар халкы – килмешәкләр дә, Исраилнең төп халкы да – үзләренең өлкәннәре, җитәкчеләре һәм хөкемчеләре белән бергә Килешү сандыгының ян-ягында, сандыкны күтәреп йөртүче левиләрдән булган руханилар каршында басып тордылар. Кайчандыр Раббы колы Муса Исраил халкын ни рәвешле фатихаларга кирәклеген өйрәтеп калдырганча, халыкның бер яртысы – Гәризим тавы буенда, икенче яртысы Эвал тавы буенда урнашты.

34 Шуннан соң Ешуа Канунның бөтен сүзләрен – фатиха һәм ләгънәт сүзләрен – нәкъ Канун китабында язылганча укып бирде.

35 Ул бөтен Исраил җәмәгатенә, шул исәптән хатын-кызларга, бала-чагага, исраилиләр арасында яшәүче чит халыкларга Муса васыять итеп әйткәннәрнең берсен дә калдырмыйча сүзгә-сүз укып чыкты.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan