Ешуа 7 - Изге ЯзмаИсраилиләрнең тар-мар ителүе 1 Әмма Исраил угыллары Раббыга багышланган әйберләр турындагы әмерне боздылар: Яһүдә ыругыннан булган Зерах углы Зәбдидән туган Кәрминең углы Ахан, Раббыга багышланган әйберләрне үзенә алып, Аның ачуын кузгатты. 2 Беркөнне Ешуа, Бәйт-Элдән көнчыгышта, Бәйт-Авен янында урнашкан Гай шәһәрен карап-күзәтеп кайтыр өчен Әрихәдән үзенең берничә кешесен озатып, аларга: – Барыгыз, шул шәһәрне тикшереп-күзәтеп кайтыгыз, – диде. Тегеләр, шәһәрне карап 3 кайтканнан соң, Ешуа янына килеп: – Бөтен гаскәрне кузгатып, Гайга баруның хаҗәте юк. Ике-өч мең сугышчы барса, шәһәрне яулап алыр өчен шул җитә; анда халык күп түгел, әлеге сугыш сәфәре белән бар халыкның хәлен алма, – дип әйттеләр. 4 Шулай итеп, өч меңгә якын гаскәри сугыш сәфәренә китеп барды, тик алар Гай халкыннан куркып качарга мәҗбүр булдылар. 5 Исраилиләрне шәһәр капкасыннан алып, таш чыгара торган урынга җиткәнче тау битләве буйлап куа килгәндә, Гай сугышчылары аларның утыз алты кешесен үтерде. Шушы вакыйгадан соң исраилиләрнең йөрәкләре өзелеп төшкәндәй булды. 6 Ешуа, өстендәге киемнәрен ертып, Раббының Килешү сандыгы янында йөзе белән җиргә капланды һәм кич җиткәнче шунда ятты. Исраилнең өлкәннәре дә шулай эшләде, бөтенесе башларына көл сипте. 7 – И-и Хуҗа-Раббы! – диде Ешуа. – Син безне, Үрдүннең бирге ягына алып чыгып, амориләр кулыннан харап итмәкчеме?! Их, Үрдүннең теге ягында калган булсакчы! 8 И-и Хуҗа-Хакимем! Исраилиләр шулай дошманнарына арка куеп качканнан соң, ни-нәрсә әйтә алам мин?! 9 Кәнганиләр һәм шушы илдә яшәүче башка халыклар, бу хакта ишетеп, безне камап алырлар да җир йөзеннән исемебезне себереп түгәрләр! Шул чагында Синең бөек исемең белән ни булыр? 10 – Тор! – диде шулчак Раббы Ешуага. – Ни дип йөзең белән җиргә капландың әле? 11 Исраилиләр гөнаһ эш кылды, алар Мин үтәргә кушкан Килешүне бозды: нәфесләрен сузып, Раббыга багышланган әйберләрне урлады, үзләренең кирәк-яраклары арасына яшереп куйды. 12 Әнә шуның өчен Исраил угылларына Раббы каргышы төште, һәм алар дошманга каршы тора алмады – качарга мәҗбүр булды. Раббыга багышланган әйберләрнең бөтенесен юк итмичә торып, Миннән яклау көтмәгез. 13 Бар, халыкны пакьләндер һәм аңа болай дип әйт: «Иртәгәге көнгә сез чистарынып пакьләнергә тиеш, чөнки Исраилнең Раббы Алласы: „Исраилиләр, сез Раббыга багышланган әйберләрне яшереп калдырдыгыз, шулардан котылмыйча, дошманнарыгызга каршы тора алмаячаксыз“, – ди. 14 Иртәгә иртән барчагыз, ыруг-ыруг булып, Раббы алдына килегез. Раббы атаган ыругтан һәрбер нәсел-йорт Аның каршына килер. Аннары Аның каршына Раббы атаган нәсел-йорттан барча гаиләләр килер. Шуннан Аның каршына Раббы атаган гаиләдәге һәр ир заты килер. 15 Раббыга багышланган әйберләрне яшереп калдыруда гаепле табылган кеше барлык мал-мөлкәте белән утта яндырылыр! Чөнки ул, Раббы белән төзегән килешүне бозып, Исраилдә гөнаһ эш кылды». Аханның гөнаһы фаш булу 16 Икенче көнне Ешуа, таң белән торып, Исраил халкына, ыруг-ыруг булып, бер-бер артлы аның каршына килергә боерды, һәм Раббы Яһүдә ыругын атады. 17 Аннары Ешуа бер-бер артлы Яһүдә ыругындагы нәсел-йортларга килергә әмер итте, һәм Раббы Зерах нәселен атады. Шуннан Ешуа бер-бер артлы Зерах гаиләләренә килергә әмер итте, һәм Раббы Зәбди гаиләсен атады. 18 Шуннан Ешуа Зәбди гаиләсендәге ирләргә берәмләп килергә әмер итте, һәм Раббы Яһүдә ыругыннан булган Зерах углы Зәбдидән туган Кәрми углы Аханны атады. 19 Ешуа аңа: – Углым! Исраилнең Раббы Алласына мактау яудыр да нәрсә кылуыңны яшермичә сөйләп бир, – диде. 20 Аңа җавап итеп Ахан: – Әйе, Исраилнең Раббы Алласы каршында гөнаһлымын; менә ни кылдым мин: 21 ганимәт малы арасында Шинарда эшләнгән затлы өс киеме, ике йөз шәкыл көмеш кисәге вә илле шәкыл алтын кисәге күреп кызыктым да үземә алдым; әлеге әйберләрне чатырым астына җиргә күмдем, көмешне иң аска салдым, – диде. 22 Ешуа үзенең кешеләрен җибәреп, алар Аханның чатырына йөгерделәр һәм әлеге әйберләрне табып алдылар; көмеш иң аска салынган иде. 23 Яшерелгән әйберләрне алып килеп, Ешуа белән исраилиләр каршына, Раббы алдына таратып салдылар. 24 Шуннан Ешуа һәм барча исраилиләр, Зерах углы Аханны, көмешне, затлы өс киемен, алтын кисәген, Аханның кыз-угылларын, аның үгезләрен, ишәкләрен, сарыкларын, чатырын – булган бар мөлкәтен алып, Ахор үзәненә китерделәр. 25 – Син безне бәла-казага дучар иткән кебек, бүген сине Раббы бәла-казага дучар итә, – диде аңа Ешуа, һәм исраилиләр Аханны таш атып үтерделәр. Башкаларны да таш атып үтергәч, бөтенесен утта яндырдылар 26 һәм өсләренә таш өйделәр; ул өем әле дә саклана. Әнә шуннан соң Раббының ачуы басылды. Бу урын исә бүгенгә кадәр Ахор үзәне дип атала. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia