Ешуа 5 - Изге Язма1 Исраилиләр елганы кичеп чыга алсын өчен, Раббының Үрдүн суларын туктатуы турындагы хәбәр Үрдүннән көнбатышта яшәүче амориләрнең һәм диңгез буйларында җирләшкән кәнганиләрнең патшаларына килеп ирешеп, аларның йөрәкләре куркудан туктап калгандай булды, һәм исраилиләргә каршы чыгарга берсенең дә кыюлыгы җитмәде. Исраилиләрне Гилгәлдә сөннәткә утырту 2 Шул көннәрдә Раббы Ешуага әйтте: – Үткен таш пычаклар яса да Исраил угылларының хәзерге буынын сөннәткә утырт, – диде. 3 Ешуа, таштан пычаклар ясап, Гибгат-Аралотта Исраил угылларын сөннәткә утыртты. 4 Исраил угылларын сөннәтле итүнең сәбәбе мондыйдыр. Мисырдан китеп, күпмедер вакытлар үткәннән соң, хәрби хезмәткә яраклы ир-ат халкы тора-бара чүл сәфәрендә гүр иясе була. 5 Мисырдан чыккан ир-атның һәммәсе сөннәтле булса да, чүл сәфәрендә дөньяга килүче ир балалар сөннәткә утыртылмый кала. 6 Раббы сүзен санга сукмаганга, исраилиләр кырык ел дәвамында, Мисырдан киткән чакта яше буенча хәрби хезмәткә яраклы ир-егетләрнең һәммәсе үлеп беткәнче, чүл сахралары буйлап каңгырып йөрергә мәҗбүр булалар. Раббы аларга: «Сөт вә бал агып торган ул җирләрне угылларыгызга бирермен, дип, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән идем, әмма сез ул җирләрне һичкайчан күрмәссез!» – дип әйтеп ант эчкән була. 7 Гүр иясе булган исраилиләргә алмашка Раббы аларның угылларын аякка бастыра – чүл сәфәрендә сөннәткә утыртылмаган әнә шул ир-егетләрне Ешуа сөннәтле итә. 8 Сөннәткә утыртылган сырхаулы ир-ат халкы сихәтләнгәнче станда булды. 9 Раббы Ешуага: – Бүген Мин сездән Мисырда салынган хурлык тамгасын алып ташладым! – диде. Шуңа күрә әлеге урын бүген дә Гилгәл дип атала. 10 Гилгәлдә тукталган исраилиләр айның ундүртенче көнендә кич белән Әрихә үзәнендә Котылу бәйрәмен уздырдылар. 11 Икенче көнне алар шушы җирнең җимешләреннән авыз иттеләр: төче күмәч пешерделәр, орлык кыздырдылар. 12 Шушы җирләрнең җимеше белән туклана башлагач, манна инде бүтән яумас булды. Шуннан соң исраилиләр маннаны күрмәде – ул елны алар Кәнган җирендә өлгергән уңыштан ризыкландылар. Ешуа һәм Раббының гаскәрбашы 13 Беркөнне Ешуа, Әрихә шәһәре тирәсендә кулына ялан кылыч тоткан бер ир кешене күреп, аның янына килде һәм: – Син безнең кешеме, әллә дошманнарданмы? – дип сорады. 14 – Юк, мин – Раббы гаскәренең башлыгы, менә бире килдем, – диде теге кеше. Ешуа, йөзе белән җиргә капланып: – Хуҗа әфәндем үзенең колына ни-нәрсә әйтергә тели? – дип сорады. 15 Аңа җавап итеп, Раббы гаскәренең башлыгы: – Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган урын изгедер, – диде. Ешуа ул кушканча эшләде. 16 Исраил угылларыннан курыкканга, Әрихә каласының капкалары бикле булып, аннан беркем кермәде һәм чыкмады да. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia