Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ешуа 2 - Изге Язма


Әрихәгә шымчылар озату

1 Нун углы Ешуа, әлеге җирләрне һәм бигрәк тә Әрихә шәһәрен күзәтеп-тикшереп кайтыр өчен, Ситтимнән яшертен генә үзенең ике шымчысын җибәрде. Ике егет, юлга кузгалып, Рәхәб исемле уйнашчы хатынның өенә килделәр һәм шунда төн кунарга калдылар.

2 – Безнең җирләрне күзәтергә бүген төнлә бирегә ниндидер исраилиләр килде, – дип, бу хакта Әрихә патшасына җиткерделәр.

3 Патша: «Йортыңа килгән кешеләрне безнең янга чыгар, чөнки алар җирләребезне күзәтергә килгәннәр», – дип әйтергә Рәхәб янына үзенең кешеләрен юллады.

4 Әмма хатын, әлеге ике шымчыны яшереп, патша йомышчыларына: – Әйе, ул кешеләр килгән иде минем янга, ләкин мин аларның кайдан икәнлеген белмәдем.

5 Кичке эңгер төшеп, шәһәр капкасын бикләр вакыт җиткәч, алар киттеләр. Кай тарафка юл тотканнары миңа мәгълүм түгел. Артларыннан куа чыксагыз, мөгаен, куып җитә алырсыз, – дип җавап кайтарды.

6 (Чынлыкта исә ул аларны түбәдәге җитен көлтәләре арасына кертеп яшергән иде.)

7 Патша кешеләре Үрдүн елгасына бара торган юл буйлап кичүгә таба юнәлделәр; алар шәһәрдән чыгуга, капкаларны шундук бикләп алдылар.

8 Егетләр йокларга ятканчы, Рәхәб, алар янына түбәгә менеп,

9 болай диде: – Бу җирләрне Раббының сезгә бирүе мәгълүм миңа, шуңа күрә сездән котыбыз алынып тора – илдәге бар халык куркудан калтырап төште.

10 Чөнки сез Мисыр җиреннән чыккан чакта, Раббының сезнең алда Камышлы диңгез суларын икегә яруын да, Үрдүн аръягында яшәүче амори патшалары Сихон белән Огны ничек юк итүен, гаскәрләрен тәмам кырып бетерүен дә ишетеп беләбез.

11 Бу хакта мәгълүм булганнан соң, йөрәгебезнең хәле китте, һәммәбезнең рухы төште, чөнки сезнең Раббы Аллагыз югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, бердәнбер Аллаһыдыр.

12-13 Шулай булгач, сезгә кылган мәрхәмәтемә җавап итеп, сез дә атам йортына мәрхәмәт күрсәтергә Раббы белән ант итсәгез иде; атам белән анамның, ир һәм кыз туганнарымның җаннарын, аларның гаиләләрен үлемнән саклап калырга ышанычлы вәгъдәгезне бирсәгез иде.

14 Аңа җавап итеп, әлеге егетләр: – Сезгә зыян килсә, безнең дә гомеребез өзелсен! Әгәр безне сатмасаң, шушы җирләрне Раббы безнең кулга тапшыргач, без сиңа мәрхәмәт һәм тугрылык күрсәтербез, – диде.

15 Шуннан Рәхәб аларны тәрәзәдән бау белән аска төшерде (ул яшәгән йорт шәһәр диварында урнашкан иде).

16 – Сезне эзәрлекләп килүчеләргә юлыкмас өчен, таулар ягына таба барыгыз. Өч көн шунда яшеренеп торыгыз да, алар әйләнеп кайткач, юлыгызны дәвам итәрсез, – дип кисәтте аларны хатын.

17-18 Тегеләр исә аңа: – Әгәр без шәһәргә аяк баскан мәлдә, безне төшергән шушы тәрәзәгә кызыл тасма бәйләп, үзеңнең ата-анаң, ир туганнарың һәм бар гаиләңне йортыңа җыймасаң, сиңа биргән анттан азат булырбыз.

19 Инде дә арагыздан берәрсе, йортыңның ишеген ачып, урамга чыкса, үз үлемендә үзе гаепле булыр, һәм моның өчен без җавап бирмәячәкбез. Әгәр синең йортыңдагы гаилә әгъзаларыннан берәрсенә кул күтәрә калсалар, аның үлемендә без гаепле булырбыз.

20 Безнең хакта берәрсенә сөйләгән очракта да, сиңа биргән антыбыздан без азаттыр, – дип әйтеп куйдылар.

21 – Ярар, сез әйткәнчә булсын, – диде Рәхәб, аларны юлга озатып; шуннан тәрәзәгә кызыл тасма бәйләп куйды.

22 Егетләр китеп бардылар һәм, аларны эзәрлекләп чыгучылар өйләренә әйләнеп кайтканчы, таулар арасында кала бирделәр. Куа чыгучылар, бөтен юлларны карап-тикшереп чыксалар да, аларны таба алмадылар.

23 Шуннан соң әлеге ике егет кайтыр юлга чыкты. Алар, таулардан төшеп, кичү җирдә елга аша чыктылар һәм, Нун углы Ешуа янына килеп, күргән-кичергәннәрнең барысы турында түкми-чәчми сөйләп бирделәр.

24 – Раббының ул җирләрне безгә бирүе хактыр, чөнки анда яшәүче бар халыкның бездән коты алынып тора, – диде алар Ешуага.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan