Ешуа 15 - Изге ЯзмаЯһүдә ыругы җирләре 1 Яһүдә нәселенә, аның барлык кабиләләренә жирәбә буенча чыккан җирләр көньяк тарафта Эдом төбәге чигенә, Сыйн чүленә кадәр сузыла. 2-3 Яһүдә биләмәсенең көньяк чиге, Тозлы диңгезнең көньяк очындагы култыктан башланып, Акраббим үткеленең көньягыннан уза да Сыйн чүленә таба дәвам итә һәм Кадыш-Барниа шәһәренең көньягына күтәрелә. Аннары ул, Хесрон яныннан үтеп, Аддарга җитә дә Карка шәһәренә таба борыла. 4 Шуннан, Асмон яныннан узып, Мисыр чигендәге елга яры буйлап бара да диңгез буена җитеп тәмамлана. Аларның көньяк чикләре шушыдыр. 5 Көнчыгыш тарафтагы чик – Үрдүн тамагына кадәр Тозлы диңгез. Төньяк чик исә, Үрдүн елгасы коя торган диңгез култыгыннан башланып, 6 Бәйт-Хөглә шәһәренә таба күтәрелә дә Бәйт-Арабадан төньяктарак уза, аннары Рубин углы Бохан кыясына таба югары менә. 7 Шуннан ул Ахор үзәнлегеннән Дебиргә таба күтәрелә дә төньяк тарафка – тарлавыктан көньяктарак булган Адуммим үткеле каршындагы Гилгәл шәһәренә борыла һәм, Эн-Шемеш суы янына җитеп, Эн-Рогел чишмәсе буенда тәмамлана. 8 Шуннан Бен-Хинном үзәне буйлап югары менә дә, Явүснең (ягъни Иерусалимнең) көньягыннан үтеп, Хинном үзәненең көнбатышында, Рефаим үзәненең төньяк очында булган тау башына күтәрелә. 9 Тау башыннан чик сызыгы Нептоах суларына таба борыла да, Эфрон тавындагы шәһәрләргә җитеп, Багал (ягъни Кыръят-Ягарим) каласы ягына китә. 10 Багалдан соң ул көнбатыш тарафына, Сәгыйрь тавына таба борыла да, Ягарим (ягъни Кесалон) тавының төньяк битләвеннән узып, Бәйт-Шемеш шәһәренә төшә, Тимна шәһәре яныннан уза; 11 Экрон шәһәре урнашкан тауның төньяк битләве буйлап баргач, Шиккерон каласына таба борыла һәм, Багал тавын үтеп, Явнеил каласына җитә дә диңгез буенда тәмамлана. 12 Көнбатыш тарафтагы чик исә Бөек диңгез яры буйлап уза. Яһүдә ыругындагы нәселләргә бүлеп бирелгән биләмә җирләре менә шулардыр. Кәлебнең үз өлешенә чыккан җирләрне яулап алуы 13 Ешуа, Раббы кушканча, Ифунни углы Кәлебкә Яһүдә угыллары биләмәсеннән өлеш чыгарды; бу өлеш – Анак атасы Арбаның Кыръят-Арба (ягъни Хебрун) шәһәре иде. 14 Кәлеб әлеге шәһәрдән Анакның өч нәсел варисын – Шешай, Ахиман һәм Талмайны куып чыгарды. 15 Аннары ул әүвәле Кыръят-Сәфәр дип аталган Дебиргә каршы яуга кузгалды. 16 – Кыръят-Сәфәргә һөҗүм итеп, аны яулап алучыга кызым Аксуны хатынлыкка бирәм, – дип белдерде Кәлеб. 17 Шәһәрне Кәлебнең ир туганы Кыназ углы Отниел яулап алды, һәм Кәлеб үзенең кызы Аксуны аңа хатынлыкка бирде. 18 Отниел янына күчеп килгәч, Аксу, иреннән рөхсәт алып, атасы Кәлебтән җир кишәрлеге сорарга булды. Аксу үзенең атланып килгән ишәгеннән төшкәч, Кәлеб аңардан: – Нәрсә телисең? – дип сорады. 19 – Фатихаңны күндер миңа, – диде Аксу. – Син миңа Нәгеб чүленнән җир бирдең, инде чишмәләр дә бирсәң иде. Шуннан Кәлеб аңа шул җирдәге югары һәм түбән чишмәләрне бирде. Яһүдә ыругына тигән шәһәрләр 20 Яһүдә ыругындагы нәселләрнең биләмә җирләре түбәндәгечә. 21 Эдом белән чиктәш Нәгебтә, көньякта, Яһүдә ыругына тигән шәһәрләр шушы булды: Кабсеил, Эдер, Ягур, 22 Кина, Димона, Адада, 23 Кыдыш, Хатсор, Итнан, 24 Зиф, Телем, Беалот, 25 Хатсор-Хадатта, Кыръют-Хесрон (ягъни Хатсор), 26 Амам, Шема, Молада, 27 Хатсар-Гадда, Хешмон, Бәйт-Пелет, 28 Хатсар-Шуал, Беер-Шеба, Бизиотия, 29 Багал, Иим, Эсем, 30 Элтолад, Кесил, Хорма, 31 Сыйкләг, Мадманна, Сансанна, 32 Лебаот, Шилхим, Аин һәм Риммун – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы егерме тугыз шәһәр. 33 Көнбатыш тарафтагы тау буйларында: Эштаол, Сорга, Ашна, 34 Зануах, Эн-Ганним, Таппуах, Энам, 35 Иармут, Адуллам, Сохо, Азыка, 36 Шагараим, Адитаим, Гедера, ягъни Гедеротаим – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы ундүрт шәһәр. 37 Сенан, Хадаша, Мигдал-Гәд, 38 Дилеан, Миспа, Йоктеил, 39 Лахиш, Боскат, Эглон, 40 Каббон, Лахмас, Китлиш, 41 Гедерот, Бәйт-Дагон, Нагама һәм Маккеда – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы уналты шәһәр. 42 Либна, Этер, Ашан, 43 Ифтах, Ашна, Несиб, 44 Кыгыйлә, Акзиб һәм Мареша – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы тугыз шәһәр. 45 Әйләнә-тирәсендәге авыллар белән Экрон; 46 Экроннан көнбатыштагы, Ашдод янындагы шәһәрләр һәм алар тирәсендәге авыллар; 47 тирә-ягындагы авыллар белән бергә Ашдод һәм Газа, шулай ук Мисыр чигендәге елгага җиткәнче һәм Бөек диңгез буендагы барлык шәһәрләр. 48 Таулы-калкулыклы җирләрдә: Шамир, Яттир, Сохо, 49 Данна, Кыръят-Санна (ягъни Дебир), 50 Анаб, Эштемога, Аним, 51 Гошен, Холон һәм Гило – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы унбер шәһәр; 52 Араб, Думаһ, Эшан, 53 Яним, Бәйт-Таппуах, Афека, 54 Хумта, Кыръят-Арба (ягъни Хебрун) һәм Сиор – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы тугыз шәһәр; 55 Магон, Кәрмил, Зиф, Ютта, 56 Изрегыл, Йокдегам, Зануах, 57 Каин, Гибга һәм Тимна – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы ун шәһәр; 58 Халхул, Бәйт-Сур, Гедор, 59 Магарат, Бәйт-Анот һәм Элтекон – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы алты шәһәр; 60 Кыръят-Багал (ягъни Кыръят-Ягарим) һәм Рабаһ – тирә-яктагы авыллар белән ике шәһәр. 61 Сахрада: Бәйт-Араба, Миддин, Секаха, 62 Нибшан, Ир-Мелах һәм Эн-Геди – тирә-яктагы авыллар белән барлыгы алты шәһәр. 63 Әмма Яһүдә угыллары явүсиләрне Иерусалимнән куып чыгара алмадылар. Явүсиләр бүгенге көндә дә Яһүдә халкы белән бергә шунда яши бирәләр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia