Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ешуа 12 - Изге Язма


Муса пәйгамбәрдән җиңелгән патшалар

1 Исраилиләр Үрдүннән көнчыгыштагы җирләрнең патшаларын, ягъни Арнон үзәненнән Хәрмун-тауга кадәр (Үрдүн үзәненең көнчыгыш өлешен кертеп) булган җирләрнең патшаларын тар-мар иттеләр һәм шул җирләрне үзләренә тартып алдылар. Әлеге патшалар түбәндәгеләр.

2 Беренчесе – Хишбун каласында яшәгән амори патшасы Сихон. Аның патшалыгы Арнон үзәне читендәге Арогыр каласыннан башланып, Арнон үзәненең урта бер җиреннән Яббок елгасына (әлеге елга аммониләр белән ике арада чик сызыгы булып тора) кадәр сузылган иде, бу – Гилыгад төбәгенең көньяк тарафтагы өлешен тәшкил итә иде.

3 Сихон шулай ук Араба үзәненең көнчыгыш өлеше – Киннерет күленнән Тозлы диңгезгә, көнчыгышка таба Бәйт-Ешимот шәһәренә һәм көньякта Фесгә-тау битләвенә кадәр сузылган җирләр белән идарә итә иде.

4 Икенчесе – Башан патшасы Ог. Ул – соңгы рефаимнәрнең берсе, аның башкалалары Аштарот белән Эдрегый иде.

5 Аның патшалыгына Хәрмун тау, Салха каласы, гәшүриләр вә мәгакәһиләр чигенә кадәр бөтен Башан өлкәсе һәм Хишбун патшасы Сихон биләмәсенә кадәр сузылган җирләр керә иде.

6 Раббы колы Муса һәм исраилиләр әлеге патшаларны тар-мар иттеләр. Муса аларның җирләрен Рубин, Гәд һәм Менашше ыругының бер яртысына биләмәгә бирде.


Нун углы Ешуадан җиңелгән патшалар

7-8 Ешуа һәм исраилиләр Үрдүннән көнчыгыштагы патшаларны – Ливан үзәнендәге Багал-Гәд шәһәреннән башлап, Сәгыйрь төбәге янындагы Халак тавына кадәр сузылган җирләрнең патшаларын тар-мар китерделәр. (Ешуа хитти, амори, кәнгани, фәризи, хивви һәм явүсиләр яшәгән таулы-калкулыклы урыннарны, тау итәге Шефеланы, көнбатыштагы тау итәкләрен, сахраны һәм Нәгеб чүлен Исраил ыругларына биләмәгә бүлеп бирде.) Әлеге патшалар шушылардыр:

9 Әрихә патшасы, Бәйт-Эл янындагы Гай патшасы,

10 Иерусалим патшасы, Хебрун патшасы,

11 Ярмут патшасы, Лахиш патшасы,

12 Эглон патшасы, Газер патшасы,

13 Дебир патшасы, Гедер патшасы,

14 Хорма патшасы, Арад патшасы,

15 Либна патшасы, Адуллам патшасы,

16 Маккеда патшасы, Бәйт-Эл патшасы,

17 Таппуах патшасы, Хепер патшасы,

18 Афык патшасы, Шарон патшасы,

19 Мадон патшасы, Хатсор патшасы,

20 Шимрон-Мерон патшасы, Ахшаф патшасы,

21 Таганах патшасы, Мегиддо патшасы,

22 Кыдыш патшасы, Кәрмил тавы янындагы Йокнегам патшасы,

23 Нафат-Дордагы Дор патшасы, Гәлиләядәге Гоим патшасы,

24 Тирса патшасы. Барлыгы утыз бер патша.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan