Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ешуа 1 - Изге Язма


Раббының кәнганиләр илен яулап алырга боеруы

1 Аллаһы колы Муса вафат булганнан соң, аның ярдәмчесе Нун углы Ешуага Раббы болай диде:

2 – Колым Муса вафаттыр, шулай булгач, бу халыкны Үрдүн елгасының аръягына, Мин исраилиләргә бирергә ниятләгән җирләргә алып чык;

3 Мусага вәгъдә иткәнчә, аяк табаныгыз баскан һәр урынны Мин сезгә бирәм.

4 Чүлдән һәм Ливаннан алып бөек Фырат елгасына кадәр сузылган хиттиләр иле һәм кояш баешына таба Бөек диңгезгәчә барлык җирләр сезнеке булыр.

5 Үзең исән чакта һичкем сиңа каршы тора алмас; һәрчак Муса хозурында булган кебек, Мин һаман янәшәңдә булырмын – сине калдырмам да, ташлап та китмәм.

6 Нык һәм кыю йөрәкле бул, чөнки бу халыкны син, ата-бабаларына ант иткәнемчә, аларга тәгаенләнгән җирләргә алып барырсың.

7 Тик син нык һәм кыю йөрәкле бул, колым Муса сиңа васыять итеп әйтеп калдырган барлык кануннарны бозмыйча төгәл үтә, тотынган һәр эшең уңышлы булсын өчен, әлеге кануннардан уңга да, сулга да тайпылма.

8 Канун китабында язылганнар һаман синең телеңдә булсын, аларны төгәл үтәр өчен, көн-төн китапны өйрән, шул чагында йөргән юлларың һәм кылган гамәлләрең уң булыр.

9 Шулай итеп, Мин сиңа, нык һәм кыю йөрәкле бул, дип боерамын, курыкма һәм рухыңны төшермә, чөнки Раббы Аллаң, кайда гына барсаң да, синең юлдашыңдыр.


Үрдүнне кичәргә әзерлек күрү

10 Шуннан Ешуа халыкның җитәкчеләренә мондый боерык бирде:

11 – Станны йөреп чыгып, халыкка: «Юлда ашар өчен, ризык хәстәрләгез, чөнки ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезгә биләмәгә бирә торган җирләрне алыр өчен, өч көннән Үрдүн елгасын кичәрсез», – дип белдерегез.

12 Рубин һәм Гәд ыругларына, шулай ук Көнчыгыш менашшеларга исә Ешуа болай диде:

13 – Раббы колы Мусаның «Раббы Аллагыз сезгә тыныч тормыш бүләк итә һәм шушы җирләрне бирә» дип васыять итеп калдырган сүзләрен хәтерегездә тотыгыз.

14-15 Муса сезгә Үрдүннең бу ягыннан биргән җирләрдә хатыннарыгызны, бала-чагагызны вә мал-туарыгызны калдырыгыз да, коралланып, туганнарыгыз алдыннан барыгыз һәм, Раббы сезгә тыныч тормыш бүләк иткән кебек, алар да тынычлыкка тиенгәнче – Раббы Аллагыз тәгаенләгән җирләрне үзләренә биләмәгә алганчы – аларны ярдәмегездән ташламагыз. Шуннан соң, Аллаһы колы Муса сезгә Үрдүн елгасыннан көнчыгыштарак бүлеп биргән җирләргә кайтып, үз биләмәгездә яши башларсыз.

16 Ешуага җавап итеп, алар: – Нәрсә боерсаң, шуны эшләрбез. Кая җибәрсәң, шунда барырбыз;

17 Мусага буйсынган кебек, сиңа да буйсыну белдерербез; тик синең Раббы Аллаң, һәрчак Муса янында булган сыман, һаман синең янда булсын.

18 Синең әмереңә буйсынмаган һәм сүзләреңә колак салмаган һәркем үлемгә дучар ителсен. Тик син нык һәм кыю йөрәкле бул! – диде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan