Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Эфеслеләргә хат 1 - Изге Язма

1 Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсә рәсүле Паулдан Эфес шәһәрендәге Мәсих Гайсәгә тугры изгеләргә

2 Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек булсын!


Мәсих Гайсә фатихалары

3 Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласы һәм Атасы данлансын. Ул безне Мәсих аркылы күктәге бөтен рухи байлыклар белән фатихалады.

4 Аллаһы каршында изге һәм кимчелексез булуыбыз өчен, дөнья яратылганчы ук Ул безне Мәсих аркылы сайлап алды һәм безгә булган мәхәббәте бәрабәренә

5 Гайсә Мәсих аша безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды. Бу – Аның изге теләге һәм ихтыяры иде.

6 Моның өчен Үзенең сөекле Углы аша безгә бүләк иткән бөек мәрхәмәте макталсын.

7 Без Мәсихтә булып, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гөнаһларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте.

8 Аллаһы бу мәрхәмәтен бар зирәклек һәм белем белән бергә мул итеп бирде.

9 Изге теләге буенча, Мәсихтә тормышка ашырырга ниятләгән Үз ихтыярының серен безгә белдерде.

10 Аның нияте исә шул: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә берләштерү.

11 Һәммәсен Үз максаты һәм ихтыяры нигезендә эшләүче Аллаһы, нияте белән алдан билгеләп, безне Мәсих аша варислары итте.

12 Безнең, ягъни беренче булып Мәсихкә өмет баглаучылар аркылы Аллаһының даны макталсын дип эшләде Ул моны.

13 Сез дә хакыйкать сүзен – үзегезгә котылу китерүче Яхшы хәбәрне ишетеп, Мәсихкә иман китергәч, вәгъдә ителгән Изге Рух – Аллаһы мөһере белән Мәсих аша тамгаландыгыз.

14 Аллаһы безне, Аныкы булганнарны тулысынча йолып алганчы, булачак мирасыбызны алуыбыз өчен, Изге Рух ышанычлы дәлил булыр. Шуның аркылы Аллаһының даны макталыр.


Паулның догасы

15 Шуңа күрә, Хаким Гайсәгә иманыгыз һәм бар изгеләргә мәхәббәтегез турында ишетеп,

16 мин дә, догаларымда искә алып, сезнең өчен Аллаһыга бертуктаусыз рәхмәт укыйм.

17 Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласы – шөһрәтле Ата, Үзен танып белсеннәр өчен, сезгә зирәклек һәм ачылыш Рухы бирсен дип дога кылам.

18-19 Шулай ук, Аның чакыруы сезгә нинди өмет биргәнен, изгеләргә булачак мирасның нинди мул һәм данлы икәнен һәм бездәге, иман итүчеләрдәге, куәтенең чагыштыргысыз бөек икәнен белүегезне теләп, Ул күңел күзләрегезне яктыртсын дип дога кылам.

20 Бу куәт Аллаһы Мәсихне үледән терелтеп, күкләрдә Үзенең уң ягына утыртканда кулланган кодрәтле көч белән бер үк.

21 Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр һәм һәртөрле көчләр өстеннән бу дөньяда гына түгел, киләчәк дөньяда да һәртөрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә.

22 Аллаһы һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындырды һәм иман итүчеләр бердәмлеге өчен Аны бар нәрсә өстеннән Баш итеп куйды.

23 Иман итүчеләр бердәмлеге исә – Мәсихнең тәне, бар нәрсәдә бар нәрсәне тутырып торучы Мәсихнең тулылыгы.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan