Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Даниил 9 - Изге Язма


Даниилның халык өчен дога кылуы

1-2 Мадайлы Ахашверош углы Дәрәвеш килданиләр патшасы итеп куелган елны мин, Даниил, язмалар укып, Раббының Иремия пәйгамбәргә әйткән сүзләре буенча, Иерусалимнең җитмеш ел хәрабә хәлендә ятасын аңладым.

3 Шуннан мин, ураза тотып, тупас тукымага төренеп, башыма көл сибеп, догаларымны кыла-кыла, ялынып-ялварып, йөземне Хуҗа-Хакимгә, Аллаһыга юнәлттем.

4 Раббы Аллама гыйбадәт кылып һәм гөнаһларыбызны танып, болай дидем: – И Хуҗа-Хакимем, бөек вә дәһшәтле Аллаһы! Сине яратучы вә боерыкларыңны үтәүчеләр белән Килешү саклаучы, аларга мәрхәмәт күрсәтүче – Синдер!

5 Синең алда гөнаһлы без. Бозык вә яман эшләр кылдык, Сиңа каршы баш күтәрдек, боерыкларыңнан вә карарларыңнан читкә тайпылдык,

6 Синең колларың булган пәйгамбәрләрнең безнең патшаларга, түрәләргә, ата-бабаларга, ил халкына Синең исемнән сөйләгән сүзләренә колак салмадык.

7 И Хуҗа-Хакимем, дөреслек Синең якта, ә безнең – Сиңа каршы чыгып хыянәт иткән өчен, төрле илләргә сөрелгән, якында яисә еракта яшәгән Яһүдә вә Иерусалим кешеләренең, барча исраилиләрнең йөзенә кара ягылган бүген.

8 И Раббым! Патшаларыбыз да, түрәләребез дә, аталарыбыз да – барыбыз рисвай булдык, чөнки Сиңа карата гөнаһ эш кылдык.

9 Хуҗа-Хаким, Аллабыз шәфкатьле вә кичерүчән, без исә Аңа каршы баш күтәрдек,

10 Раббы Аллабызның сүзләренә колак салмадык, Үзенең коллары – пәйгамбәрләр аша юллаган кануннары буенча гамәл кылмадык.

11 Бөтен Исраил халкы Синең Кануныңны бозды һәм, тавышыңны ишетмәс өчен, Синнән читкә борылды. Сиңа каршы гөнаһ кылган өчен, Аллаһы колы Муса канунында язылган ләгънәт-каргышлар безгә төште.

12 Син безгә һәм безнең хакимнәргә төбәп әйткән сүзләреңне үтәдең – Иерусалимне күк гөмбәзе астында моңарчы күрелмәгән зур бәла-казаларга дучар иттең.

13 Муса канунында язылган бөтен бәла-казалар безнең өскә ишелеп төште; әмма без, гөнаһ кылудан туктамыйча, Раббы Аллабызның йөз нурын эзләмәдек, Аның хакыйкатен танымадык.

14 Раббы, һич икеләнмичә, безгә әлеге бәла-казаларны җибәрде. Раббы Аллабызның барлык эш-гамәлләре хактыр; тик без Аның тавышына колак салмадык.

15 И Хуҗа-Хаким, и Аллабыз! Син, кодрәтле кулың белән Үз халкыңны Мисыр иленнән алып чыгып, исемеңне бүгенге көнгә кадәр данлыклы иттең. Без исә гөнаһ вә яман эшләр кылдык.

16 И Хуҗа-Хакимем, Синең хаклылыгыңа өметләнеп ялварып сорыйм: Үз шәһәрең Иерусалимнән, Синең изге тавыңнан ачуың вә ярсуың китсә иде. Гөнаһларыбыз, аталарыбызның хилаф эшләре аркасында Иерусалим вә Синең Үз халкың әйләнә-тирәдә яшәүчеләрнең мәсхәрәсенә калды.

17 И Аллабыз, колыңның догалары һәм ялварулары колагыңа барып ирешсә иде! Үзең хакына, Хуҗа-Хакимем, харап ителгән Изге йортыңа якты карашыңны юнәлтсәң иде!

18 Колагыңны салып ишетсәң иде, и Аллам! Күзләреңне ачып, Синең исемне йөрткән шәһәрнең ташландык хәлгә килүен күрсәң иде! Үзебез тәкъва булганга түгел, бәлки Син искиткеч рәхимле булганга ялварабыз.

19 И Хуҗа-Хакимем, колак салчы! И Хуҗа-Хакимем, кичер безне! И Хуҗа-Хакимем, күз салып сораганыбызны бир безгә! Үзең хакына, и Аллам, соңгарма! Чөнки шәһәр дә, халкың да Синең исемеңне йөртә.


Җитмеш тапкыр җидешәр ел

20 Үзем, халкым Исраил кылган гөнаһларны танып, мин һаман сөйли, дога кыла бирдем. Алламның изге тавы хакына Раббы Аллама ялваруымны дәвам иттем.

21 Шулчак, мин дога кылган вакытта, әүвәлрәк миңа күренгән Җәбраил җитез генә яныма очып килде. Бу хәл кичке корбан китерү вакытында булды.

22 Ул, мине өйрәтеп: – Даниил! Мин сиңа иңгән вәхине төшендерер өчен килдем.

23 Син дога кыла башлауга – сиңа җавап бирелде, һәм менә мин аны сиңа җиткерергә килдем, чөнки син Аллаһының кадерлеседер! Син бу хәбәрне аңлап, әлеге күренешнең асылына төшен, – диде. –

24 Җинаятьләрне туктату, гөнаһ һәм гаеп эшләрдән арыну өчен, мәңгелек хаклык-дөреслек урнаштыру, иңгән вәхинең дә, пәйгамбәрнең хаклыгын да раслау, Иң изге бүлмәне май сөртеп изгеләштерү өчен, синең халкыңа һәм синең изге шәһәреңә җитмеш тапкыр җидешәр ел вакыт билгеләнде.

25 Димәк ки, син шушыларны белеп тор һәм асылына төшен: Иерусалимне яңадан торгызырга әмер бирелгәннән алып май сөртелгән хаким килгәнчегә кадәр җиде тапкыр җидешәр ел һәм алтмыш ике тапкыр җидешәр ел үтәр; шушы вакыт эчендә, шәһәр тирәли озын чокыр казылып, урамнар өр-яңадан төзекләнер, әмма заманалар авыр булыр.

26 Алтмыш ике тапкыр җидешәр ел үтүгә, май сөртелгән затның гомере киселер һәм аның бернәрсәсе дә калмас. Шуннан соң илгә ябырылган бер хакимнең халкы шәһәрне һәм Изге йортны җимерер. Моның азагы су ташу кебек башланачак; алдан билгеләп куелган шушы вәйранлык сугыш беткәнче дәвам итәчәк.

27 Әлеге хаким, бик күп халыклар белән җиде елга килешү төзеп, килешенгән вакытның яртысы җиткәнче үк, корбан-бүләкләр китерүне туктатыр һәм Изге йортка нәҗес бер нәрсә кертеп урнаштырыр. Бу хәл Изге йортны вәйран итүче хакимнең алдан билгеләп куелган һәлакәтенә кадәр дәвам итәр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan