Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Даниил 8 - Изге Язма


Даниилның сарык тәкәсе вә кәҗә тәкәсе турындагы төше

1 Белшассар патша хакимлегенең өченче елында миңа, Даниилга, әүвәлгечә тагын бер күренеш иңде.

2 Күз алдыма килгән әлеге күренештә мин үземне Элам өлкәсендәге Шушан ныгытмасында, Улай елгасы буенда күрдем.

3 Башымны күтәреп карасам, ике озын мөгезле сарык тәкәсе елга буенда басып тора, имеш; мөгезләрнең берсе озынрак булып, шул озынрак дигәне соңрак үсеп чыккан икән.

4 Мин әлеге тәкәнең көнбатыш, төньяк һәм көньяк тарафларга борылып сөзенгәнен күреп тордым. Ул тәкәгә бер җанвар да каршы тора алмый, һәм беркем аңардан коткара да алмый иде. Тәкә ни теләсә, шуны эшләде һәм зур бөеклек яулады.

5 Мин шушылар турында уйлаган арада, көнбатыштан, бөтен җир йөзен иңләп, тояклары белән җиргә дә орынмыйча, бер кәҗә тәкәсенең килгәне күренде. Аның ике күз арасында бик зур мөгезе бар иде.

6 Әлеге кәҗә тәкәсе бая мин елга буенда күргән ике мөгезле сарык тәкәсенә таба юнәлде һәм гайрәтләнеп аңа таба ыргылды.

7 Кәҗә тәкәсенең сарык тәкәсенә якын килгәнен дә, җан ачуы белән аңа ташланып, сарыкның ике мөгезен сындырганын да мин күреп тордым. Сарык тәкәсенең аңа каршы торырга көче җитмәде, кәҗә тәкәсе аны җиргә егып салды да тояклары белән таптап бетерде; сарык тәкәсен коткарырдай беркем табылмады.

8 Шуннан соң кәҗә тәкәсе зур бөеклекләргә иреште, куәтләнеп китте; әмма көчәеп киткәч кенә, зур мөгезе сынып төште дә аның урынына җиһанның дүрт тарафына карап торган дүрт олы мөгез үсеп чыкты.

9 Аннары шуларның берсеннән тагын бер – кечерәк мөгез күренде; әлеге мөгез көньяк вә көнчыгыш һәм гүзәл җир тарафына юнәлеп куәтләнеп китте.

10 Ул, үсә торгач, күк гаскәренә кадәр күтәрелеп җитте һәм гаскәрнең бер өлешен, шулай ук җисем-йолдызларның бер өлешен җиргә аударып ташлап, аларны таптап-изеп бетерде;

11 тора-бара, тәкәбберләнеп, хәтта күк гаскәренең Хуҗасына каршы чыкты: Аңа көндәлек корбан китерүне туктатты, Аның Изге йорты булган урынны җимерде.

12 Мөгезнең явызлыгы аркасында күк гаскәре аның кулына бирелде, һәм көндәлек корбан китерүләр тукталды. Әлеге мөгез хакыйкатьне җиргә салып таптады һәм, нәрсәгә тотынса да, теләгенә иреште.

13 Шунда мин ике изгенең сөйләшеп торуын ишеттем. Берсе икенчесеннән: – Күренештәге бу хәлләр: көндәлек корбаннар, бөлдергеч фетнә, Изге йортның вәйран булуы һәм күк гаскәренең мәсхәрә ителүе кайчанга кадәр дәвам итәр? – дип сорады.

14 Мин мондый җавап ишеттем: – Ике мең дә өч йөз тапкыр таң атып, кич җиткәнчегә кадәр. Шуннан соң Изге йортта элекке тәртипләр урнаштырылыр.

15 Менә мин, Даниил, шушы күренешләрне тамаша кылып, аларга аңлатма эзләгән вакытта, минем каршымда ир-ат кыяфәтендә бер зат пәйда булды,

16 һәм шул чакны Улай елгасының уртасыннан кемдер тавыш бирде: – Җәбраил! Әлеге күренешнең асылын аңлат шуңа!

17 Шуннан Җәбраил минем яныма килде, мин исә, котым алынып, йөзем белән җиргә капландым; ул миңа болай диде: – И адәм углы, белеп тор: бу күренеш ахыр заманны аңлата.

18 Җәбраил сөйләгән чакта, мин аңымны җуйган хәлдә йөзтүбән җирдә ята бирдем; шуннан ул, орынып, мине аягүрә бастырды һәм әйтте:

19 – Мин сиңа соңгы көннәрдә – Аллаһының ачулы чагында – ни-нәрсәләр буласын ачып бирмәкчемен; әлеге күренеш алдан билгеләнгән заман ахырына мөнәсәбәтледер.

20 Син күргән ике мөгезле сарык тәкәсе ул – Мадай һәм Фарсы патшаларыдыр.

21 Йонлач кәҗә тәкәсе исә – Яван патшасы, аның ике күз арасындагы зур мөгез – Яванның беренче патшасыдыр.

22 Шушы мөгез сынгач, аның урынына үсеп чыккан дүрт яңасы – әлеге илдә күтәрелеп чыгачак дүрт патшалыктыр; әмма болары беренче патшалык кадәр көчле булмаячак.

23 Патшалыкларның соңгы көннәрендә, кылынган гөнаһлар чамадан ашкач, тәхеткә оятсыз вә мәкерле бер патша утырачак.

24 Әлеге патша, үз көче белән булмаса да, ныклап аягына басачак һәм коточкыч вәйранлыкка сәбәпче булачак; нинди эшкә тотынса да, теләгенә ирешәчәк; көчлеләрне дә, изге халыкны да һәлакәткә дучар итәчәк.

25 Хәйләкәр бу патша, мәкер-ялганны эшкә җигеп, уңышка ирешәчәк һәм үзен бөекләргә тиңләячәк. Кисәтеп тормыйча, бик күпләрнең гомерен кыячак, тора-бара хәтта түрәләрнең Түрәсенә каршы күтәреләчәк, ләкин орып салыначак, тик бу гамәл кеше кулы белән эшләнмәячәк.

26 Таңнар атуы, кичләр җитүе хакында сиңа иңгән күренеш хак дөрестер. Әмма күргәннәрең турында әлегә дәшми тор, чөнки ул тиз генә тормышка ашмас.

27 Шуннан мин, Даниил, тәмам хәлем китеп, берничә көн авырып яттым. Терелеп торгач, патшаның йомышларын үтәргә керештем. Күргәннәрем мине соң дәрәҗәдә гаҗәпкә калдырды, минем өчен алар аңлаешсыз иде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan